Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы

    Район газеталары редакциясе ЗАГС бүлеге белән берлектә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә "Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы" исемле бәйге игълан итә. Бәйгенең шартлары: гаиләгез төзелү, мәхәббәт тарихы турында кыскача хикәяне һәм гаилә фотографиягезне редакциягә алып килергә яисә paradox_12@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Язмалар mendeleevskyi.ru сайтында урнаштырылачак, фотографияләр ВКонтакте vk.com/mendeleevsknews төркемендә. Җиңүче...

    Район газеталары редакциясе ЗАГС бүлеге белән берлектә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә "Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы" исемле бәйге игълан итә.

    Бәйгенең шартлары: гаиләгез төзелү, мәхәббәт тарихы турында кыскача хикәяне һәм гаилә фотографиягезне редакциягә алып килергә яисә paradox_12@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Язмалар mendeleevskyi.ru сайтында урнаштырылачак, фотографияләр ВКонтакте vk.com/mendeleevsknews төркемендә. Җиңүче лайклар саны буенча билгеләнә.
    Төп приз - ике кешегә романтик кичке аш, ике кызыксындыру призы каралган.
    Бәйгене Бәзәкәдән шушы көннәрдә бергә яшәүләренең 61 еллыгын билгеләп үткән Латыйповлар гаиләсе ача. Аларның мәхәббәт тарихы 1955 елда башлана. Тыйнак кыз Әнисәне уңган егет Хаҗи бер күрүдә ошата. Озакламый яшь пар туй ясый, гаиләгә шатлык өстәп, балалары туа. Никах ныклыгының рецепты гади: үзара ихтирам, ир һәм хатынга кагылышлы мөселман кануннарын хөрмәт итү.
    Сездән хатлар көтәбез. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: