Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар «Җиңү тәрәзәсе» акциясенә кушылдылар

Фотоларны социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Алар берничә көн элек күренә башлады.

6 яшьлек Владислав әнисе Любага өйләренең үзәк тәрәзәсен бизәгәндә бик теләп булышты. Алар Монайда яшиләр. Бизәү өчен тынычлык билгесе дип саналган күгәрченнәрне сайладылар.

— Безнең тәрәзәләр беренче мәртәбә мондый бизәкле, бу киләчәктә гаиләбезнең күркәм традициясенә әверелер дип уйлыйм, — ди әлеге гаилә.

Монайда алар бердәнбер түгелләр. Әңгәмәдәшем сүзләренчә, акциягә барысы да кушылды, чөнки бу фронтта һәм тылда Җиңүне якынайтуда үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләр турында искә төшерү мөмкинлеге.

Урамга ветераннарның портретлары белән чыгарга ярамагач, кешеләр аларны тәрәзәгә урнаштыралар һәм георгиев тасмасы белән бизиләр. Бузановлар гаиләсе дә шулай итте. Резеда Рифкатовна оныклары Эрик һәм Кира белән композицияне ак күгәрченнәр һәм чәчәкләр белән тулыландырды. Кече оныклары ветеранны рәсемгә төшерде. Резеда Бузанованың бертуган абыйсы Гусман Гыйльметдинов фронтта утлы чакрымнарны узган.

Виталик Килеев гаиләсе тәрәзәләрен бизәү өчен өч сәгать вакыт сарыф иткән. Ул һәм сеңлесе Ванесса ел саен сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән «Үлемсез полк» маршына кушылганнар. Агымдагы елда анда катнашырга туры килмәде, әмма Виталик кайгырмый, чөнки әниләре белән башка юлны эзләп тапканнар. Торналарны кәгазьдән кискәннәр, георгиев тасмасын буяудан эшләгәннәр.

«Бу рәсемнәр һәм язулар — ветераннар истәлегенә . Хәзер безнең чынлап та Җиңү тәрәзәсе һәм әлеге бәйрәм турында барысы да беләчәк», — ди малай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев