Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләделәр

Быел Хәрби-Диңгез Флоты оешуга 325 ел була.

Бүгенге көндә дүрт менделеевлы илебезнең су чикләрен саклыйлар.

Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына төрле елларда хезмәт иткән диңгезчеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, ТИСлар вәкилләре, җәмәгатьчелек җыелды.

Тантана геройлары бер-берсен бәйрәм белән котладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Күбесе тулы бер гаилә булып берүк формадагы киемдә килделәр — тельняшкаларда һәм бескозыркаларда.

«Россия флоты армиянең элитасы, — диде район башлыгы Валерий Чершинцев котлау чыгышында. — Хәрби-Диңгез флоты илебезнең горурлыгы, аның зур көч-куәте булып санала. Хәрби диңгезчеләр һәрвакыт Ватанны, аның диңгез чикләрен ышанычлы сакладылар һәм саклыйлар».

Җыелганнарга котлау сүзләре белән шулай ук хәрби комиссар Сергей Залуженко һәм ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилёва мөрәҗәгать иттеләр.

Григорий Галкин башкаруында патриотик җыр диңгезчеләр өчен иң яхшы бүләк булды.

Аннан соң мемориалга чәчәкләр куелды. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев