Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар «Үлемсез полк» онлайн акциясенә кушылдылар

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, агымдагы елда Бөек Җиңү көненә багышланган масштаблы акция онлайн үткәрелә.

Менделеевлылар «Үлемсез полк» акциясенә онлайн кушылдылар. 2020 елның 9 маенда Үлемсез полк онлайн сайтына шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең күбесе сугышта катнашкан туганнарының портретларын урнаштырдылар. Әлеге проект сугыш геройлары һәм каһарманнары турында 15 000тән артык фотосурәт, алар турында истәлекләр җыйды.

Шәһәрлеләр үзләренең әби-бабайларын искә алып, портретлар белән балконнарга чыктылар, ә кайберләре геройлар сүрәтен Бурмистров урамы буенча бина түбәсенә урнаштырды.

Менделеевск яшьләре әлеге акциягә креатив кушылды. Мәсәлән, Алиса Әхмәтшина, үзенең бабасы Абзал Әхмәтшин турында гаилә видеосын яздырган.

«Минем бабам, Әхмәтшин Абзал Кәримович сугышка үз теләге белән китә. Минаметчы булып хезмәт итә. Кечкенә улымның бабасының бабасы турындагы тарихны белүен һәм аның белән горурлануын телим»,- дип сөйли Алиса.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевск районында Җиңүнең 70-еллыгына Геройлар аллеясында Үлемсез полк галереясы ачылды. Бүгенге көндә анда ветераннарның 1500 сурәте тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев