Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар үзизоляция режимын саклыймы

Журналистлык рейды күрсәткәнчә, шәһәрлеләрнең барысы да түгел һәм һәрвакытта да түгел.

Барлык дәрәҗәдәге властьларның мөмкинлектән чыгып өйдә утыру, өлкән буын вәкилләренә, балаларга аерым игътибар бирү турында күрсәтмәләренә карамастан, район халкының күпчелеге әлеге тәкъдимнәрне үтәми. 


Өй янында йөз метр радиуста йөрергә 
Тәкъдимнәрнең бер пункты шулай ди. Ләкин шәһәрлеләр ерак араны үтәргә кирәк дигән фикердә. 


— Һәр көнне иртән һәм кич этемне урамга алып чыгам, — ди Илдар М. — Коронавирус таралу чорына кагыйдәләр белән таныш. Шуңа күрә өйдән ерак китмим, өч тапкыр әйләнәм — миңа да файда, этем дә канәгать. 


Ә менә пенсионерка Раилә А. Башка фикердә. Аны көндез салмак кына спорт аллеясында йөргәндә очраттык. 


— Һава торышы кулай, — ди, — нигә әле саф һава суламаска? 


Башка шартларда пенсионерка белән килешергә дә булыр иде. Әмма хәзер түгел. Беренчедән, ул Химиклар урамындагы йортларның берсендә яши, икенчедән, моцион өчен уңышсыз маршрут сайлаган, өченчедән, маскасыз да чыккан. 


Халык тугарылды 
30 мартта кертелгән үзизоляция режимы әлегә кадәр үтәлеп килде. Әмма соңгы көннәрдә халыкның тугарылганы сизелә. Урамнарда кеше дә артты. Шәһәрлеләр «азык-төлек кибетләренә бару» пунктын башкача күзаллыйлар — иң еракларын сайлыйлар. 


Химиклар урамындагы челтәрле сәүдә кибетләренең берсендә ирле-хатынлы Халиковларны очраттык. 


— Северная урамыннан махсус килдек, — диделәр алар. — Саф һава да суладык, азык-төлек тә сатып алдык. 


Шунысы кызыклы, кибеттә сатып алучылар арасында дистанция саклау турында видеоролик трансляцияләнә иде. Дөрес, бу инструкцияне үтәмәүчеләр дә, маскасыз шәһәрлеләр дә күзәтелде. 


Балалар урамда, әмма әти-әниләр белән 
Ата-аналарның хәлгә аңлап караулары куанычлы. Үзизоляциянең беренче көннәрендә мәйданчыкларда уйнаучы балалар күп булса, хәзер хәл башкача. 


— Кызларым Алия һәм Амалия өйдә утыралар, — дип бүлешә Луиза Насыйфуллина. — Өлкәне дистанцион укый, кечкенәсен аның белән калдырам. Үземнең эш графигым сменалы. Саф һава суларга расписание буенча гына чыгабыз — кич белән һәм ярты сәгатькә 


Керү һәм чыгу контрольдә 
Менделеевскига илтүче юлларны ДПСчылар патрульли. 


— Яр Чаллыда эшлим, — дип сөйли Наил Шәмсимөхәмәтов. — График сменалы, үзизоляция чорында эшчәнлек алып бару турында белешмәм бар. Ләкин Менделеевскига, автокалага кергәндә һәм чыкканда паспортны да, йөртүче таныклыгын да тикшерәләр. 


Такси турында 
Таксопарклар гадәти режимда, әмма аерым кагыйдәләрне саклап эшли. 


— Бары тик маскаларда һәм перчаткаларда, — ди Рамил Х. — Хәрәкәтләнү өчен белешмә бар. Пассажир ялгызы икән, аны арткы урынга утыртам — шулай дистанция саклана. Ләкин күптән түгел авылдан бер ханымны Менделеевскига алып килгәндә проблемага очрадым: ул шәһәргә авыру әнисенә дарулар алырга бара иде. Әмма 2590 номерына смс-хәбәр рәсмиләштерә алмаган. Җирлекләрнең тиешле службалары бу мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтсеннәр иде. 


Патрульне көчәйтергә 
Опреатив штабның кайнар линия телефонына республика халкыннан борчулы шалтыратулар алына. Аларны аерым санитар-эпидемиологик режимда урамнарда кеше күп булуы дулкынландыра. Сәламәтлекләре өчен куркып, чаралар күрүне сорыйлар. 


Шул сәбәпле республика Президенты бүгеннән тиешле службаларга шәһәр урамнарына патрульне көчәйтүне йөкләде. 


Алда ял көннәре, өйдә калыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X