Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск өчен 1800 чәчәк

    Агымдагы елда шәһәр юбилеена әзерлек кысаларында яшелләндерүгә аеруча игътибар биреләчәк. Район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән мәгариф учреждениеләре арасында "1800 чәчәк" акциясе старт алды. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр 1800 бәрхет, петуния кәлшәләре үстерергә тиеш. Муниципалитет сатып алган орлыклар акциядә катнашучы мәктәпләр һәм балалар бакчаларына өләшенде. Акция ирекле һәм мәгариф учреждениеләрендә...

    Агымдагы елда шәһәр юбилеена әзерлек кысаларында яшелләндерүгә аеруча игътибар биреләчәк.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы белән мәгариф учреждениеләре арасында "1800 чәчәк" акциясе старт алды. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр 1800 бәрхет, петуния кәлшәләре үстерергә тиеш. Муниципалитет сатып алган орлыклар акциядә катнашучы мәктәпләр һәм балалар бакчаларына өләшенде. Акция ирекле һәм мәгариф учреждениеләрендә балаларның экологик культурасын күтәрү, аларны хезмәткә өйрәтү һәм шәһәрнең экологик хәле өчен гражданлык җаваплылыгын формалаштыру максатында үткәрелә.

    - Март аенда район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары шәкертләре орлыкларны чәчтеләр һәм аларны тәрбияләүгә керештеләр, - ди мәгариф бүлегенең башлангыч һәм гомуми белем буенча методисты Елена Пупышева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: