Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск Җиңү көнен ничек каршылады

    Бөек Җиңүнең 74 еллыгына

    Ветераннар, коллективлар, гаиләләр, җитәкчелек иртәнге тугызга С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданына җыелдылар. Бәйрәм тантаналары нәкъ менә биредә старт алды. Предприятиеләр, оешмалар коллективлары хәрәкәте алдыннан концерт программасы тәкъдим ителде.

    – Беркем дә читтә калмады. 9 Майга шәһәрлеләрнең барысы да чыккан сыман тоела, – дип билгеләде Евгения Васильева.

    Кешеләр сафка тезелеп канкойгыч сугышта совет халкының батырлыгын тагын бер кабат искә төшерү өчен Мәңгелек ут янына бардылар.

    Билгесез солдат һәйкәле янында митинг һәм Җиңүнең 74 еллыгы хөрмәтенә парад булды. Район башлыгы Валерий Чершинцев котлау мөрәҗәгатендә менделеевлыларны әлеге олы бәйрәм турында онытмаска чакырды. Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республика Президенты котлавын ирештерде. Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина ветераннарның саны елдан-ел кимүен, шуның өчен аларны күз карасыдай сакларга кирәклеген әйтте. Яшьләрдән җавап сүзе белән Рената Корбанова чыгыш ясады. Ул үсеп килүче буын исеменнән Җиңү тарихын истә тотачаклары турында вәгъдә бирде. Митингта катнашучылар фронтта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннан соң һавага тынычлык һәм дуслык билгесе буларак ак күгәрченнәр очырылды. Мәктәп укучылары, яшь армиячеләр, 10 нчы холык төзәтү колониясе һәм хәрби комиссариат вәкилләре парады чараны тагын да бизәде.

    Ул ботканың тәме
    Менделеевлыларны 9 Майда солдат боткасы белән сыйладылар.

    – Ул чордагы ботканың тәмен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый, – диләр балачаклары сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераннары Эльза Әхмәтова, Сания Ризатдинова, Гүзәл Гыйльметдинова һәм Венера Хәйретдинова. – Аны пешергән көн зур бәйрәм булды. Ул авыр елларда безнең төп ризыгыбыз сыек аш, алабутадан һәм өшегән бәрәңгедән көлчә иде. Җәен «аяк астындагы азык» коткарды. Хәзер өстәлдә бар да бар, ләкин без ипинең кадерен беркайчан да онытмыйбыз. Теләгебез бер генә: безнең балаларыбыз ачлык күрмәсеннәр.

    Бу хөрмәтле хатын-кызларның һәрберсенең йөрәкләрендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле төзәлмәс яралар саклана. С.Ризатдинованың әтисе яу кырында башын салган, Эльза Закировна гаиләсе көн саен фронттан хәбәр көткән – Гаилә башлыгы Ленинград һәм Сталинград өчен көрәшкән, Днепрны кичүдә катнашкан.
    Телеңне йотарлык карабодай боткасын, кәбестә салатын һәм компотны беренче мәктәп пешекчеләре әзерләгәннәр. Менделеевлыларга социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бүлеге хезмәткәрләре хезмәт күрсәтте.

    Күпмеңләгән «Үлемсез полк»
    Бәйрәм маршына 2,5 меңнән артык менделеевлы һәм кунаклар басты. Колоннаны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина җитәкләделәр. «Үлемсез полк»та катнашучылар шәһәрнең үзәк урамнары буенча уздылар һәм Мәңгелек ут янында тукталдылар. Кешеләр горурлык хисләре белән кулларында Ватаныбызның иминлеге өчен көрәшкән туганнарының – әтиләренең, бабаларының, дәү бабаларының фотосурәтләрен алып бардылар.
    Шәһәрле Леонид Андреев «Үлемсез полк» сугышчыларның сурәтләре елдан-ел артуын әйтте.

    − Без барыбыз да бу көнне күз яшьләре аша каршылыйбыз, Бөек Җиңү хакына яу кырында каһарманлык күрсәткәннәрне һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз. Әтием Петр Алексеевич белән горурланам, ул рус-япон сугышында катнашкан, эшелоннарны озаткан. Беренчеләрдән булып сугышка кергән, дошман һөҗүмнәренә каршы торган, – дип искә ала Л.Андреев – Әни Екатерина Александровна зенитчы була. Ул 1943 елда Мәскәү күген саклый. Икесе дә кече ватаннарына кайталар. Әти 83кә, әни 93 яшькә кадәр яшәделәр.

    Гөлнара Павлова гаиләсе тарихы башкаларныкыннан бераз аерыла.
    − Әбиемнең энекәше Зарип Вәлиевич Вәлиев самолётны сынаган вакытта һәлак була. Ул очучы-кырып бетерүче була. Иң мөһиме – һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси хатирәләрне саклау, − ди Гөлнара Фридовна.

    − Әти Габделхак Ваһапович сугыш елларында Ленинградта пулемётчы була. 1943 елда аның туганнар каберлегендә күмелүе турында хәбәре килә. Сугыш бервакытта да кабатланмасын! Барлык геройларга дан, − дип фикерләрен җиткерде күз яшьләрен тыеп Булат Кунафеев.

    1 нче мәктәп укытучысы Люция Смирнова хәзерге буынның ветераннар белән горурлануын белдерде.

    − Май көннәрендә без бердәмлекне ныграк тоябыз һәм мөһим бурыч – балалар һәм оныкларга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануы, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйләргә тиешбез. Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмады. Бабайлар Наил Халитов һәм Григорий Черемисинов бәрелешләрдә катнашканнар һәм әлеге коточкыч вакыйгаларның ахырына кадәр Совет Армиясе сафларында булганнар, − ди Люция Геннадиевна.

    Җиңү салюты
    Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чараларның йомгаклау аккорды кичке программа булды.

    Аны үзешчән сәнгать артистлары концерты бизәде. Сәхнәдә сугыш чоры җырлары яңгырады, бию композицияләре шулай ук әлеге темага багышланды. Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде, барысына да тыныч күк йөзе һәм иминлек теләде. Аннан соң күк йөзен җиңү салюты балкытты.
    – Сезнең шәһәр бик ошады. Салют искиткеч булды. Менделеевскига тагын килербез дип уйлыйм, – дип язды социаль челтәрдә Алина Фәтхуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: