Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск районында кадрлар алмашы

8 октябрьдә муниципалитетның утырышлар залында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашында район Советының чираттан тыш утырышы булды, аның барышында Игорь Привалов икенче эшкә күчү сәбәпле район һәм шәһәр советы депутатлыгы һәм район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Район башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов шулай...

8 октябрьдә муниципалитетның утырышлар залында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашында район Советының чираттан тыш утырышы булды, аның барышында Игорь Привалов икенче эшкә күчү сәбәпле район һәм шәһәр советы депутатлыгы һәм район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итте.



Район башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов шулай ук үз теләге белән постын калдырды.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча Әсгат Әхмәтович Валерий Чершинцевка башкарма комитет җитәкчесе вазифасын йөкләүне тәкъдим итте.
Яңа җитәкчене тәкъдим итеп, Әсгат Сәфәров билгеләп үтте:
- Валерий Сергеевич элек Тәтеш районын җитәкләгән. Кыска вакыт эчендә халыкның ышанычын һәм хөрмәтен яулаган. Бу күп нәрсә турында сөйли.
Аннан болай дип ассызыклады:
- Районның уңышлы үсеше җитәкчесенә, аның һөнәри осталыгына, эшлеклелегенә, абруена, оештыру сыйфатларына, эшне яхшы итеп җайга салып алып бара белүенә бәйле. Валерий Чершинцев бу потенциалга тулы күләмдә ия.
Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатны бертавыштан хуплады.
Әсгат Әхмәтович районның яңа җитәкчесенә уңышлы эшчәнлек теләде.
Аннан районның элеккеге җитәкчеләре - район башлыгы Игорь Приваловка һәм башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдиновка Менделеевск районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Президентының рәхмәт хатын тапшырды.
Карпов исемендәге химия заводы директоры Дамир Шәмсин менделеевлылар исеменнән Игорь Приваловка рәхмәт белдерде.
- Игорь Анатольевич уңай үзгәрешләр өчен ышанычлы нигез салды. Яңа җитәкче бу планканы тагын да югары күтәрер дип уйлыйм, - диде Дамир Рәфисович.
Игорь Привалов үз чиратында ТР Президенты ярдәме белән башкарылган эштән канәгатьләнү алуын белдерде.
- Мин сезгә уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерәм. Шулай дәвам итегез, - диде Игорь Анатольевич.
Ышаныч күрсәтүләре өчен район Советы депутатларына рәхмәт әйтеп, Валерий Чершинцев болай диде:
- Чиновник халыкка хезмәт итәргә тиеш. Сезнең ышанычны аклармын дип ышанам.
"Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары" федераль законының 37 маддәсе 5 пункты, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" ТР законының 26 маддәсе, район уставының 46 нчы маддәсенә нигезләнеп, совет район башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаруга конкурс игълан итте.
Район муниципалитетының вәкиллекле органы эшендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, территорияләр белән эшләү буенча идарә начальнигы Илнур Гарипов, җәза үтәү федераль службасының ТР буенча идарәсе начальнигы Дәүфит Хәмәдишин катнаштылар.

Безнең белешмә

Валерий Чершинцев 1962 елның 8 августында Буада туган. Алабуга урта махсус милиция мәктәбен тәмамлаган (1985 ел). СССР ЭЭМ югары юридик мәктәбендә читтән торып укыган (1990), РФ ЭЭМ Идарә академиясен (1997), Россиянең ЭЭМ Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтын (2008) тәмамлаган.
1985-2001 елларда эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. 2004 елдан Алабуга һәм Алабуга районы хакимияте башлыгының яшьләр эшләре, спорт, хоук саклау һәм контроль органнары белән эшләү буенча урынбасары була. 2006 елда Алабуга районы башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2010 елда - ТР Алабуга районы башлыгы вазифасын үтәүче. 2010-2011 елларда - Тәтеш районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, җитәкче вазифаларын үтәүче. 2012 елның гыйнварыннан мартка кадәр Тәтеш районы башкарма комитет җитәкчесе була, аннан соң март аеннан "Тәтеш муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы итеп билгеләнә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары кадрлар алмашы