Менделеевск районында Өлкәннәр айлыгы кысаларында өченче яшь вәкилләре белән очрашулар башланды
Өлкәннәр белән беренче очрашу Монай авылында узды. Район башлыгы Валерий Чершинцев зирәк яшьтәгеләрне котлап изге теләкләрен юллады:
«Хөрмәтле пенсионерлар, Сезне бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, оптимизм, имин тормыш телим. Монай авылы чәчәк атсын һәм үсештә булсын».
Җыелганнар район башлыгы белән чәй өстәле янында әңгәмә кордылар, социаль-мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Пенсионерлар өчен авыл мәдәният йорты иҗат коллективларының бәйрәм концерты булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев