Менделеевск районында сайлау көннәре башланды
17 сентябрь — РФ Дәүләт Думасына партияләр һәм депутатлар сайлау көнендә райондагы 39 сайлау участогы иртәнге 8 сәгатьтә ишекләрен ачты.
«Химик» ССКда урнашкан 1903 нче участокта, ачылганга кадәр, чират барлыкка килде.
«Эш сменасы башланганчы гражданлык бурычымны үтәргә ниятләдем», — дип фикерләре белән уртаклашты «Нептун» Идарәче компания хезмәткәре Елена Муравьева.
Участокка кергәндә сайлаучыларның кулларын йогышсызландыралар, битлек бирәләр, 1,5 метрлы дистанция саклана.
Исегезгә төшерәбез, сайлаулар өч көн дәвам итә, 19 сентябрьдә — бердәм тавыш бирү көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев