Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск спартакидасында кубокны газдан коткаручылар алды

    3 нче мәктәп стадионында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары хезмәткәрләренең I Спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Ольга Смолькова - Спортның ун төре буенча ярышлар өч ай дәвамында барды һәм күпсанлы җанатарларны җыйды. Команда һәм спортчылар футбол, теннис, шахматта осталыкларын сынадылар, гер күтәрделәр, бау тарттылар, җиңүгә омтылып, рух көрлеге күрсәттеләр, - дип сөйли...

    3 нче мәктәп стадионында "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" заводлары хезмәткәрләренең I Спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
    Ольга Смолькова
    - Спортның ун төре буенча ярышлар өч ай дәвамында барды һәм күпсанлы җанатарларны җыйды. Команда һәм спортчылар футбол, теннис, шахматта осталыкларын сынадылар, гер күтәрделәр, бау тарттылар, җиңүгә омтылып, рух көрлеге күрсәттеләр, - дип сөйли профком рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
    Күпсанлы җанатарлар җыйган "Менделеевсказот" һәм "Аммоний" футбол командаларының иптәшләрчә очрашуыннан соң бүләкләүләр церемониясе башланды.
    ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, профком рәисе Рәйхан Сабирҗанов заводлыларга коллективларның җитештерү һәм спорт тормышында актив катнашулары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаулары өчен рәхмәт белдерделәр. Шәхси һәм команда беренчелекләрендә җиңүчеләргә грамота һәм кубоклар тапшырылды. Алар арасында - Людмила Цыпленкова, Павел Степанов (кросс), Александр Максимов (гер), Ринат Бадаев, Юлия Сологубова (йөзү), Алексей Малышев (ату), Илдус Габизинов (өстәл теннисы), Марина Мортазина, Рамил Әбдерәшитов, Сергей Бурмистров (шахмат) һәм башкалар.
    Беренче гомумкоманда урынын һәм спартакиада кубогын "Менделеевсказот" заводының хәрбиләштерелгән газдан коткару пункты командасы яулады, капитаны Сергей Романюк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: