Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск өстендә танылмаган очучы объект

    Шимбә көнне өченче микрорайонда яшәүчеләр һавада танылмаган очучы объект барлыкка килүнең шаһитлары булдылар. - Кичке тугызынчы яртыда өйгә кайта идек, - дип сөйли 10 яшьлек Диана, - без яши торган Химиклар урамындагы 7 нче йорт янында һавада кызыл тап күрдек. Җиргә якынлашкан саен, зурая барды. Без бик курыктык. Мин велосипедымны...

    Шимбә көнне өченче микрорайонда яшәүчеләр һавада танылмаган очучы объект барлыкка килүнең шаһитлары булдылар.
    - Кичке тугызынчы яртыда өйгә кайта идек, - дип сөйли 10 яшьлек Диана, - без яши торган Химиклар урамындагы 7 нче йорт янында һавада кызыл тап күрдек. Җиргә якынлашкан саен, зурая барды. Без бик курыктык. Мин велосипедымны ташладым, кире якка йөгердек.
    - Мин башта аны метеорит дип уйладым, - дип дәвам итә әнисе Юлия Владимировна, - балалар куркып елый башладылар. Мин дә курыктым.
    Үтеп баручылар һәм аномаль хәлне балконнан күзәтүчеләр бу вакыйганың шаһитлары булганнар. Берәүләр моны яшенле шар, икенчеләре кайбер илләрдә бәйрәм көннәрендә һәм аерым вакыйгалар уңаеннан күккә очырылучы кытай шарлары дип уйлаганнар. Чыннан да, соңгы елларда бу фонарьлар, башкача әйткәндә - теләк шарлары, бездә дә популярлык казана башлады. Аларны туйларга, башка бәйрәмнәргә сатып алалар. Биеклеге - 90 см, диаметры -38. Бу көнне Яр Чаллыда Шәһәр көне билгеләп үтелде. Аны бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында янучы шарларны күпләп күккә очыру булды.
    Менделеевлылар узган шимбәдә нәрсә күргәннәр соң? Оча торган тәлинкәме, яки заманча реалийлар күзлегеннән аңлатып булмый торган башка әйберме? Мәсәлән, 13 августка каршы төндә метеорит яңгыры булды. Җирдә яшәүче һәркем традицион август "йолдызлар яңгырын" күрә алды. Һаваның караңгы участокларында төрле төстәге сызыклар балкыды. Галимнәр раславынча, бу төнне сәгатенә 100гә кадәр атылучы йолдыз күрергә була иде.
    Без шимбә көннең аномаль күренеше шаһитларына тәэсирләре һәм версияләре белән бүлешергә тәкъдим итәбез. Бәлки аны кемдер фотога яки видеога төшерә алгандыр. Комментарийларыгызны mendeleevck.ru сайтында калдыра, 2-15-77, 2-12-68 телефоннарына шалтырата, ic-mendeleevck@tatmedia.com. электрон адресына юллый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: