Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск – тарихи шәһәр

16 мартта туган якны өйрәнү музеенда Менделеевск шәһәре һәм районы тарихы турында китап чыгару буенча эшче комиссия үзара фикер алышырга җыелды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе И.Йосыпов, тарихчылар һәм тирә-якны өйрәнүче якташларыбыз катнашты. Меценат, туган җиребез тарихын туплап,...

16 мартта туган якны өйрәнү музеенда Менделеевск шәһәре һәм районы тарихы турында китап чыгару буенча эшче комиссия үзара фикер алышырга җыелды.



Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Привалов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе И.Йосыпов, тарихчылар һәм тирә-якны өйрәнүче якташларыбыз катнашты.
Меценат, туган җиребез тарихын туплап, халыкка җиткерүдә зур эш башкаручы И.Гобәйдуллина җыелганнарга музей заллары буйлап экскурсия оештырды. Район җитәкчесе И.Привалов муниципалитет бинасында күргәзмәләр оештырырга тәкъдим итте.
Эшче комиссия мул ризыклы чәй табыны янында үзара сөйләшү алып барды.
- Бай тарихлы Бондюг, биредә эшләгән күренекле кешеләр турында тарихи мемуар язарга кирәк. Бу эшне гамәлгә ашыру максатыннан махсус төркем булдыру һәм китапны бизәү, аны грамоталы итеп, җиренә җиткереп чыгару өчен, кирәк булса, Казан һәм Мәскәүдән белгечләр җәлеп итү зарур. Авыл җирлекләрендә дә музейлар оештырылган, һәр төбәкнең тарихы үзгә. Туган ягыбызның үткәнен, бүгенгесен яктыртачак әлеге басма мәктәптә уку әсбабы буларак кулланылса, аеруча отышлы. Бу китап кунакларга иң яхшы бүләк булачак, - диде Игорь Анатольевич.
Архив бүлеге мөдире Н.Харитонова тарихи бердәм китап бастыру менделеевлыларның күптәнге хыялы булуын әйтте. Ул китапның планы әзер булуын, тарихи документлар туплау өчен республика һ.б. шәһәрләрнең архив бүлекләренә, музейларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклады.
Шәһәр һәм авыл җирлекләре тарихын яхшы белгән хезмәт ветераны П.Федоров, музейның фәнни хезмәткәре В.Соловьев, Монаш җирлеге башлыгы В.Евдокимов, меценат И.Гобәйдуллина һ. б.лар шәһәр һәм район җирендәге тарихи чыганакларны тупларга, һәр мәгълүматны бөртекләп җыярга кирәклеге турында сөйләделәр.
- Район җитәкчесе И.Привалов карары нигезендә тарихи басманы чыгару максатыннан редколлегия оештырылды. Ул шәһәр һәм авыл җирлекләреннән җыелган мәгълүматларга тиешле төзәтмәләр кертә. Эшче комиссиянең киләсе утырышы шушы көннәрдә булачак, - дип белдерде К.Макаров.
Россиядә тарих һәм Татарстанда мәдәни мирас елында дөнья күрәчәк район басмасы яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ныклы этәргеч бирәчәк, үткәннәрне өйрәнеп, яхшы гамәлләрдән үрнәк алырга, кимчелекләрне булдырмас өчен тиешле нәтиҗәләр ясарга ярдәм итәчәк.
Менделеевлылар тарихи мәгълүматларны һәм белешмәләрне Интернет аша kniga.mеndеl@mаil.ru адресына җибәрә алалар. Бу адреска тарихчыларның, тирә-якны өйрәнүчеләрнең һәм район халкының китап турында теләкләре дә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевск тарихы