Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск ЗАГсында – Мамадыш туе

Сишәмбе көнне безнең район ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе эгидасында республика район һәм шәһәрләреннән кунакларның күпсанлы делегацияләрен кабул итте. С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның яңартылган апартаментларында ЗАГС белгечләренең агымдагы елның 9 аена эш йомгаклары буенча күчмә коллегиясе булды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте. Валерий Сергеевич...

Сишәмбе көнне безнең район ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе эгидасында республика район һәм шәһәрләреннән кунакларның күпсанлы делегацияләрен кабул итте.


С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның яңартылган апартаментларында ЗАГС белгечләренең агымдагы елның 9 аена эш йомгаклары буенча күчмә коллегиясе булды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте. Валерий Сергеевич республикакүләм утырышның Менделеевск районында үтүеннән канәгатьлеген белдерде, Альбина Шәвәлиеваны Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы вазифасына билгеләнүе белән ихластан котлады.Коллегиянең рәсми өлешен ведомство җитәкчесе Альбина Шәвәлиева ачты. Аудитория алдында көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында" чыгыш ясап, республика муниципаль берәмлекләренең ЗАГС бүлекләре эшчәнлеген анализлады.Иң яхшы хезмәт-кәрләрне бүләкләү коллегиянең беренче өлешенең кульминациясе булды. Татар Чаллысы, Ижёвка, Иске Гришкин авыл җирлекләре секретарьлары Валентина Петрова, Нина Пономарёва, Евдокия Алексеева үз эшләренә тугрылыклары, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә эшчәнлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлешләре өчен ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чараның гамәли өлеше район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында үтте.
Җыелганнар игътибарына Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Мамадыш районнары ЗАГС органнарының никахны теркәү тантаналарыннан мизгелләр тәкъдим ителде.

Җирле эстрада артистлары Клара Галләмова һәм Инна Килеева башкаруындагы дәртле җырлар программага өстәмә булды.
Коллегиягә килүчеләр файдалы һәм шул ук вакытта күңелле чарада катнаштылар, бәйрәм рухын тулы күләмдә тойдылар, тәҗрибә утраклаштылар. Алар изге тәэсирләр калдырган районнан кунакчыллык өчен рәхмәт хисләре белән таралыштылар.

Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС Менделеевск яналыклары