Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Менделеевсказот» ҖЧҖгә- 25 ел

2014 елның 30 июнендә "Менделеевсказот" заводын куллануга тапшырганга 25 ел була. Бу елларда предприятие төзелешнең нуль циклыннан шәһәр яшәеше өчен мөһим генә түгел, Россиянең иң эре химик предприятиеләреннән берсе булган заманча комплекска кадәр гади булмаган һәм лаеклы юл үтте. Җир эшкәртүнең югары культурасы, алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре нәтиҗәле ашламалардан башка...

2014 елның 30 июнендә "Менделеевсказот" заводын куллануга тапшырганга 25 ел була. Бу елларда предприятие төзелешнең нуль циклыннан шәһәр яшәеше өчен мөһим генә түгел, Россиянең иң эре химик предприятиеләреннән берсе булган заманча комплекска кадәр гади булмаган һәм лаеклы юл үтте.
Җир эшкәртүнең югары культурасы, алдынгы авыл хуҗалыгы технологияләре нәтиҗәле ашламалардан башка мөмкин түгел. Нәкъ алар туфрак һәм уңдырышлылыкның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Минераль ашламаларның киң спектрыннан продукциянең азот төрләре, шул исәптән аммиак селитрасы аерым урын алып тора. Бүген җаваплылыгы чикләнгән "Менделеевсказот" җәмгыяте Татарстан Республикасында бердәнбер җитештерүче һәм Россиядә әйдәп баручыларның берсе.
Минераль ашламалар җитештерү буенча Яңа Менделеевск химия заводы төзелеше турында карар 1983 елда кабул ителә. Гәрчә узган елның башында, 1910 елда, беренче мәртәбә Бондюг химия заводы масштабында минераль ашлама-суперфосфат алынган була. Бондюг химия заводы хуҗасы Иван Петрович Ушков бу тәҗрибәләр өчен 3000 пот фосфорит оны һәм кирәкле микъдарда күкерт кислотасы тәкъдим итә. Тәҗрибәләр уңышлы үтә һәм озакламый шул сынаулар нигезендә Кинешма шәһәре янында суперфосфат заводы төзелә. Ашламалар буенча фәнни институт директоры, академик Дмитрий Николаевич Прянишников әлеге тарихи факт турында үз хатирәләрендә яза. Бу вакыйгадан соң 73 ел узгач, 1983 елның 12 маенда Менделеевскидан 10 км көнбатыштарак, Полянка авылы янында минераль ашламалар җитештерү буенча Яңа Менделеевск химия заводы төзелеше башлана. 1983 елның 14 маенда "Яңа Кама" район газетасы бу вакыйга турында болай яза: "Химиклар җиренә зур төзелеш килде. Булачак завод өчен мәйданда эш башланган көн - 12 май онытылмаслык булды. Анда иртә таңнан Түбән Камадан автоскрепер, бульдозер һәм үзбушаткычлар килде. Зур булмаган шәһәр бу кадәр техниканы беркайчан күрмәде".
Яңа Менделеевск химия заводы проекты Татарстан АССР һәм Идел буеның башка регионнарын азотлы ашламалар һәм аммиак белән тәэмин итүне күздә тотты. Проект Советлар Союзының Министрлар Советы һәм Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты карары нигезендә эшләнә.
СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгының "Татэнергострой" төзелеш-монтажлау берләшмәсе завод төзелешенең генераль подрядчысы булды. Төзелешне башлау Түбән Каманың иң яхшы коллективларына йөкләнә. Яңа завод төзергә килгән эшчеләрнең күбесе Түбән Кама шәһәре һәм күләмле нефтехимия гиганты төзелешенә дә өлеш керткән. Алар арасында скреперчы Василий Андреевич Матвиенко да бар. Ул Түбән Кама төзелешендә беренче чүмечне казып алган шәхес.
1989 елның 30 июне аммиак селитрасының беренче партиясен алу көне буларак завод тарихына кереп калды. Продукция дәүләт стандартларының катгый таләпләренә җавап бирә. Бу беренче чиратта төзүчеләр, аннан ремонт-механика цехлары слесарьлары һәм башка коллективлар хезмәте тырышлыгы нәтиҗәсе, алар цехларны стандарт булмаган күп җиһаз белән тәэмин итәләр, КИПиА цехы хезмәткәрләре бер үк вакытта "Оргминудобрение" тресты белгечләре җитәкчелегендә җиһазлар көйләү һәм эшләтеп җибәрү белән шөгыльләнделәр.
Ул дәвердә кадрлар белән тәэмин ителеш 70 процент була. Алдан эшләнгән график буенча хезмәткәрләрне тугандаш предприятиеләргә җибәреп укыту оештырылды. Л.Карпов исемендәге химия заводына квалификацияле белгечләр өлешчә кулланылды. Шевченко, Навои, Березняки, Северодонецк шәһәрләрендәге шундый ук белгечләр торак белән тәэмин ителде. Завод төзелеше белән берәттән торак йортлар, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният сарае һәм башкалар калкып чыкты. Зур булмаган шәһәрчек тулы социаль-мәдәни инфраструктуралы заманча шәһәргә әйләнде.
Кыска вакыт эчендә завод турында Бәйсез дәүләтләр берлеге илләрендә генә түгел, аннан читтә дә белделәр. Заводны алга таба үстерү планлаштырылды, төп чимал - аммиак җитештерүне төзү мәсьәләсе каралды.
Үзгәртеп кору һәм аннан соң килгән базар мөнәсәбәтләренә күчү чоры билгеләнгән планны тиз һәм уңышлы тормышка ашыруга комачаулады. Завод өчен авыр вакыт башланды. Чимал бирүчеләр һәм продукция кулланучылар белән көйләнгән элемтәләр бозылды, энергия ресурслары һәм суга тарифлар артты, транспорт чыгымнары үсте. Минераль ашламаны төп кулланучылар шулай ук тирән кризиска төште.
Исән калырга омтылып, предприятие берничә мәртәбә исемен, милек төрен һәм хуҗасын алмаштырды. Әмма шундый катлаулы шартларда да завод квалификацияле персоналын саклап калды, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшыртуны дәвам итте һәм 1995 елда Италиядә сәүдә лидерлары клубының халыкара призы белән бүләкләнде.
2004 елда заводны предприятиенең төп инвесторы булган "Татгазинвест" ЯАҖ карамагына тапшыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары чыкканнан соң, предприятие үсешенең яңа тармагы барлыкка килде. Шулай итеп, 10 ел элек "Менделеевсказот" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оеша. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.С.Ханбиковның бәһасез ярдәме белән җитештерүне модернизацияләү башлана һәм предприятие кыска вакыт эчендә кризистан чыгып кына калмый, ике дистә ел элек планлаштырылган аммиак селитрасы җитештерү күләменә чыга.
Шул ук 2004 елда җитештерү эшчәнлеген, идарә итүне камилләштерү, продукциянең көндәшлеккә сәләтен күтәрү максатында җәмгыять җитәкчелеге процесслы якын килү һәм 9000 серияле ИСО стандартлары таләпләренә җавап бирүгә нигезләнгән сыйфат менеджменты системасын сертификацияләү һәм гамәлгә кертү бурычын куйды. Җәмгыять белгечләре әлеге системаны мөстәкыйль эшләделәр һәм аны гамәлгә керттеләр, 2005 елның декабрендә сертификацияләү аудитын уңышлы үттеләр. Һәм менә 9 ел "Менделеевсказот" сыйфат менеджменты системасының заманча таләпләренә тәңгәл килүен раслый.
Сыйфат, экологик аспектлар һәм халыкара стандартлар таләпләренә туры килү куркынычы белән идарә итү җитештерү куркынычсызлыгы гарантиясе белән таләп ителгән сыйфатлы аммиак селитрасын ышанычлы җитештерүче буларак җәмгыятьтә ныклы позиция алуга йогынты ясый.
Бүген предприятие Россия базарында гына түгел, якын һәм ерак чит илләр базарында да уңышлы эшли. "Менделеевсказот" ЖЧҖ чыгарган аммиак селитрасының югары сыйфатын ышанычлы дәлилләү - ул "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" конкурсында "җитештерү-техник билгеләнештәге продукциясе" номинациясендә (2007, 2010, 2012 елларда) лауреат дипломнары. 2007 елда предприятие "Россиянең иң яхшы 100 товары" бәйгесендә, шул ук 2007 елда "Россиянең иң яхшы 1000 предприятиесе һәм оешмасы" VIII Бөтенроссия конкурсында җиңүче була.
Генераль директор Фирдис Әсхәтович Абдрахманов җитәкчелегендә бизнес-сәясәтне оештыру һәм алып баруның тотрыклы формасы һәм составында югары квалификацияле инженерлар, лаборантлар, эшчеләр һәм аларның яшь алмашы булган коллектив тырышлыгы белән шундый уңышка ирешелә. "Менделеевсказот" ҖЧҖ коллективы 25 ел дәвамында районның иҗтимагый тормышы авангардында. Шәһәр, республиканың мәдәни, спорт чараларында актив катнаша. Заводлылар - югары профессионаллар гына түгел, предприятие һәм төбәгебезнең патриотлары да.
Предприятиенең перспективасы аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" интеграцияле комплексы төзелеше буенча дәүләт проекты белән бәйле.
Инвестицияләр программасын уңышлы үтәү предприятиегә үз производствосын аммиак белән тәэмин итү, җитештерелә торган продукциянең ассортиментын киңәйтү һәм 100% җитештерелгән продукцияне сату базарынында өлеш яулап алу, шулай ук республиканың һәм аңа чиктәш өлкәләренең минераль ашламага ихтыяҗын тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Бүген предприятие үсешкә, яңа технологияләр һәм җитештерүне киңәйтүгә курсны ышанычлы тота. Азотлыларның энергиясе, бай тәҗрибәсе һәм данлы тарихы коллективны яңа үрләр яуларга өнди!
Материал һәм фотолар "Менделеевсказот" ҖЧҖ музееннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделееевск СССР Яћа Менделеевск химия заводы