Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида 9 майда Билгесез солдат һәйкәле ачылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мәңгелек ут мәйданы янында һәйкәл тантаналы төстә ачылды.

Тантанада район башлыгы Валерий Чершинцев, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты. Алар Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Трансляцияне «Менделеевские новости» Инстаграмының эш аккаунтындагы туры эфирда карарга мөмкин булды.

Билгесез солдат һәйкәле Җиңүнең 75 еллыгына махсус эшләнде. 2,5 метр биеклегендәге конструкция металлопластиктан булдырылды. Проектның автор-скульпторы Вадим Ихсанов.

Исегезгә төшерәбез, сугыш чорында солдатларның күбесе һәлак булды, алар арасында кем булуы ачыкланмаганнар да шактый, шуның өчен традиция яшәрде, күп шәһәрләрдә Билгесез солдат һәйкәлләре урнаштырыла. Ул сугыш елларында һәлак булучыларның батырлыгына һәм каһарманлыгына дан җырлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев