Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида Һава десанты гаскәрләре көне Әфганстан сугышында катнашучылар мемориалы янында митинг белән билгеләп үтелде

Җыелганнарны бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев, хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилёва котладылар.

«Десантчылар һәрвакыт батырлык һәм кыюлык үрнәге булдылар. Ватанга тугрылыкларын хәрби хәрәкәтләрнең иң катлаулы һәм җаваплы участокларында исбат иттеләр. Сез иң куркыныч, югары хәрби һәм физик әзерлек һәм күнекмәләр таләп ителгән урыннарда үз-үзегезне аямыйча батырлык һәм каһарманлык күрсәтүчеләр», — диде Валерий Сергеевич.

Аннан соң Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчы якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Марина Комарова һәм Виктор Никифоров зәңгәр беретлы чын ир-атларга патриотик җырлар бүләк иттеләр. Хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, менделеевск десантчылары мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев