Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

11 сентябрьдә «Юность» район мәдәният йорты янындагы мәйданда ит, бал, умартачылык продуктларын сатып алырга мөмкин булды.

— Сыер ите алып килдем, — диде Бәзәкәдән Мансур Таҗиев. — Сәүдә рәтендә чират барлыкка килүе шатлыклы күренеш, димәк, шәһәрлеләр салалыларның продукциясен сагынганнар.

— Итнең арка өлешен сатып алдым, — диде Фәридә Хөҗҗәтуллина. — Свежий иттән фарш әзерлим, сөякләреннән аш пешерәм. Без, өлкәннәргә, менюга ашларны һичшиксез кертергә кирәк.

Әгерҗе һәм Тукай районнары фермерлары үрдәк, мулард һәм күркә түшкәләре белән сәүдә иттеләр. Теләгәннәр шулай ук кура җиләге, кара җиләк, декоратив куаклар үсентеләре юнәттеләр.

Менделеевлылар аграрийларга экологик чиста продуктлары өчен рәхмәт әйттеләр һәм бөртекле культуралар, яшелчә, аеруча бәрәңге сатып алырга иде дигән теләк белдерделәр. Аларның андый мөмкинлекләре булыр, дип ышанабыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев