Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида «Бабай белән әби янәшә» район бәйгесе узды

Биш гаилә пары интеллект, иҗади сәләт, осталыкларын күрсәтте. Бәйгедә катнашучылар балалар һәм оныклары белән бергә чын бәйрәм оештырдылар.

Турайдан Мөхәмәтхатиповлар тамашачыны һәм жюрины музыкаль сәләтләре белән сокландырды, алар оста итеп җырладылар һәм биеделәр.

Любовь һәм Николай Стахеевлар («Посёлок» ТИС) тормыш юлыннан кулга кул тотынышып баралар, өй янындагы бакчада эшләргә яраталар, аларга күпсанлы гаилә әгъзалары ярдәм итә.

Роза Дождикова һәм аның улына моңлы тавыш тумыштан бирелгән, аларның «фишкасы» — рус һәм татар җырлары. Дуэтны Рафил Иблиев ямьләндерде.

Гудовских гаиләсе дә («Карповчы» ТИС) үзләрен чын артистлар кебек тәкъдим иттеләр. Юрий Михайлович һәм Галина Евгеньевна оныклары белән бергәләп әкият сәхнәләштерделәр, сценарийның авторлары балалары булды. Алар залдагыларны бакчаларында үскән тере чәчәкләр һәм яшелчә композициясе белән гаҗәпкә калдырды.

Головлар чын интеллектуаллар булдылар. Константин Геннадьевич һәм Наталья Валерьевна гаилә белән сәяхәт итүләре турында сөйләделәр һәм аларны экранда күрсәттеләр, оныгы сүзләре буенча тамашачы әби белән бабайның яхшы кешеләр булулары турында белделәр.

Конкурсантлар номинацияләр буенча дипломнарга ия булдылар. БСМ яшь талантлары катнашучыларга музыкаль композицияләр, җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев