Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида ишегаллары төзекләндерелә

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру уңаеннан Менделеевскида Тукай, 3, 4 урамнары буенча халык белән очрашу узды.

Баш архитектор Равил Хәбиров җыелышта катнашучыларга ишегалларының план-сызымын тәкъдим итте. Активрак кешеләр территорияне төзекләндерү буенча үз фикер, тәкъдимнәрен әйттеләр.

Территориядә яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылачак. Балалар яңа заманча уен комплексында вакытларын үткәрә, таудан шуа, атынгычта һәм атынгыч-балансирда атына, комлыкта уйный алачаклар. Татьяна Миронова билгеләвенчә, балалар һәм өлкәннәр әлеге мизгелне түземсезләнеп көтә.

− Минем оныкларым дүртәү. Әлеге вакытта алар ишегалдына уйнарга чыга алмыйлар. Бик күп ком китерделәр. Балалар анда ауныйлар, комда күмелеп яталар. Аларның куркынычсызлыгы өчен борчылабыз, − ди ханым.

Әлеге йортлар ишегалларыында урам яктылыгы ремонтланачак, яшелләндерү эшләре башкарылачак, келәм чистарту урыннары, чүп савытлары һәм эскәмияләр булачак. Билгеләнгән эшләрне агымдагы 2020 елда төгәлләргә исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев