Менделеевскида Качмануга ике купель җиһазланачак
19 гыйнварда православие динендәгеләр Качмануны билгели.
«Ушков утраулары» паркындагы купельне изгеләндергәннән соң теләгән һәр кем буада чумып чыга ала. Биредә шулай ук кием алыштыру өчен палаткалар, парковка урыннары, кайнар чәй эчертү, экстрен службаларның кизү торуы оештырылачак. Төп чара 11 сәгатьтә башлана. Купель Тын Тауда да эшләячәк – чиркәү янындагы чишмәдә коену йоласын 22 сәгатькә кадәр башкарырга була.
Ышанулар буенча, 19 гыйнварда суга чумып алсаң, гөнаһлардан котыласың. Кешеләр шулай ук дәвалау көченә ия изгеләндерелгән су да алалар. Бу көнне район храмнарында службалар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев