Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида Корбан бәйрәме үткәрелде

Менделеевск мөселманнары Корбан гаетен билгеләделәр.

Ислам бәйрәмнәренең иң мәртәбәлесе өч көн дәвам итә. Шәһәрнең Үзәк мәчетендә һәм татар авылларының иман йортларында иртә белән кеше күп җыелды.

Менделеевскида аш-су осталары Корбан бәйрәменең төп нигъмәтен — тәмле беленнәр әзерләделәр. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев бәйрәм вәгазен укыды, шәхсән үзе һәм Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән изге һәм якты бәйрәм белән котлады.

Тәбрикләүләргә район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин кушылды.

Аннан соң җыелганнар коллектив намаз укыдылар. Иртәдән башлап өйләгә кадәр корбанга терлекләр чалынды. Ирек хәзрәт Нуриев аңлатуынча, теләгәннәр итнең өченче өлешен мәчеткә бирә алдылар. Ул ике өлешкә бүленде — мохтаҗларга һәм 10 нчы холык төзәтү колониясендә җәза срогын үтүче мөселманнарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев