Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида Корбантуй үткәрелде

Гадәти булмаган чара белән менделеевлылар ислам динендәге Корбан бәйрәменең икенче көнен билгеләделәр.

«Ушков утраулары» паркында балалар һәм өлкәннәр өчен хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары, Коръән уку буенча бәйгене үз эченә алган бәйрәм программасы оештырылды, ахырда тәмле пылаудан авыз иттеләр.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева һәм районның имам мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев мөрәҗәгать иттеләр.

— Бу бәйрәм халыкларны берләштерә, изгелек кылырга өнди — беркемгә дә ачуланмыйча гафу итә белергә өйрәник, — диде Ләйсән Камилевна.

Бәйрәм дәвамында балалар өчен күңелле стартлар үткәрелде, аларны ТИС вәкилләре оештырды. Кызлар һәм малайлар уңай тәэсирләр алдылар, үзләрен җитезлектә сынадылар, ахырда татлы бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев