Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида Ленин скверы ачылды

Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында төзелгән Ленин скверын ачу менделеевлылар өчен шәһәр көне һәм район юбилее алдыннан яхшы бүләк булды. - Сквер тарихи истәлекле, буыннар элемтәсе һәм шәһәрлеләрнең культуралы ял итү урыны булачак, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзендә. - Яңа һәйкәл Уфадан кайтарылды, һәм хәзер ул...

Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында төзелгән Ленин скверын ачу менделеевлылар өчен шәһәр көне һәм район юбилее алдыннан яхшы бүләк булды.

- Сквер тарихи истәлекле, буыннар элемтәсе һәм шәһәрлеләрнең культуралы ял итү урыны булачак, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзендә. - Яңа һәйкәл Уфадан кайтарылды, һәм хәзер ул комплекс шәһәр инфраструктурасын бизәп тора. Биредә булачак шахмат тактасына тамга күрергә була. Озакламый бу спорт төрен яратучылар иптәшләрчә очрашу үткәрергә мөмкин.

ТР Дәүләт Советы депутаты, РФ Коммунистлар партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе беренче секретаре Хафиз Миргалимов, партиянең район комитеты беренче секретаре Леонид Ерохин, район ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина район җитәкчесенә рәхмәт белдерделәр.

Алкышлар астында ак япма ачылды, дөнья пролетариаты юлбашчысына һәйкәл күз алдында балкыды. Аның аяк астына алсу кәнәферләр салынды.

- Өлкән буын кешеләренә пионер, комсомол булган чаклары, совет чоры гомумән кадерле, - диләр хезмәт ветераннары Зоя Фёдорова һәм Нинелла Панфилова. - Бүген без шәһәрлеләр белән бергә тантана шатлыгын уртаклашырга килдек, шәһәребез матурлануга сөенәбез.

Җирле эстрада артистлары чыгышы чараның дәвамы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Ленин скверы