Менделеевскида Мәүлид кичәсе узды
737
0
0

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район күләмендә мөселманнарның Мәүлид кичәсе узды. Анда Казаннан вәкилләр - җырчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Мингол Галиев һәм аның шәкертләре, җырчылар Илдар Гаделшин, Динар Шәймәрданов катнашты. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев кичәне гарәп телендә Коръән аятьләре белән башлады, вәгазь укыды һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд...
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда район күләмендә мөселманнарның Мәүлид кичәсе узды. Анда Казаннан вәкилләр - җырчы, педагог, ТАССРның атказанган артисты, ТР халык артисты Мингол Галиев һәм аның шәкертләре, җырчылар Илдар Гаделшин, Динар Шәймәрданов катнашты.
Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев кичәне гарәп телендә Коръән аятьләре белән башлады, вәгазь укыды һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең туган көне зур хөрмәт белән бәйрәм ителүен, Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдерүен һәм аны адәм балаларына өйрәтергә боеруын билгеләде.
- Пәйгамбәребез әлеге кануннарча яшәүне өйрәтеп, гамәлдә үтәп, күрсәтеп калдырды. Аның сүзләрен, гамәлләрен, сөннәтен үтәү - мөселманның изге бурычы, - дип белдерде Ирек хәзрәт.
Чара барышында тирән эчтәлекле вәгазьләр, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, хәдисләр укылды, Пәйгамбәргә салаватлар әйтелде, берүк вакытта татар һәм гарәп телләрендә видеоязмалар, шулай ук Расүлебезнең соңгы көннәре турында фильм күрсәтелде. Алып баручы "Азан" радиосы диджее Ильнур Фәйзрахманов залдагыларны Пәйгамбәребез (с.г.в)нең тормыш-көнкүреше, аның сөннәте белән таныштырды, сорауларга төгәл җаваплар биргән тамашачыларга дини китаплар өләште. Мәркәзебез кунаклары башкаруында, "Саумы, туган ягым", "Сорармын дога", "Үгет, нәсихәт", "Әткәй йорты", "Аллаһ сакласын" һәм башка җырлар, фәһемле мөнәҗәтләр кичәнең бизәге булды.
Мөселман дин кардәшебез Мәүлидә Исмәгыйлова тамашачы исеменнән дини һәм әхлакый темаларны яктыртучы, исламның асыл кыйммәтләрен аңлатучы бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
.jpg)

.jpg)

.jpg)


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли7000
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.9100
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.9100
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш11000
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте13100
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август13800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте15000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.6000
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.8100
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.19500
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак18900
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.16700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84