Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида раштуа ярминкәсе киң колач белән узды

«Ушков утраулары» паркы өченче ел рәттән халыкны һәм төрле регионнардан килгән кунакларны җыя.

Ярминкә күңел ачулары өч мәйданчыкта җәелдерелде. Парк зонасының бер өлешендә сәйлән һәм агач эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды, сувенирлар юнәтү һәм бизәкле киез итекләр сатып алу мөмкинлеге булды. Икенче мәйданчыкта раштуа эчемлеге фестивале узды, анда һәркем бал һәм башка тәмләткечләр кушылган хуш исле чәйдән авыз итә алды. Катнашучыларны шулай ук зәвыклы киенгән-ясанганнар гына түгел, мулдан әзерләнгән сый-хөрмәт дә сокландырды: беленнәр, коймаклар, удмурт халкының пешкән ризыклары.

Төп сәхнәдә менделеевлылар һәм кунаклар өчен җырлар, биюләр белән концерт программасы әзерләнде. Балалар кабартылган шарчыкларда таудан шудылар, бизәкле җигүле атларда йөрделәр, яшьләр бозлы кырда мини-футбол уйнадылар, өлкәнрәкләр район тарихын белүгә бәйле лотерея сорауларына җаваплар бирделәр.

Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Бәйрәмдә Алабуга музее-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко мәртәбәле кунак булды. Ул әлеге күңел ачуны хөрмәткә лаеклы изге бәйрәм буларак билгеләде.

«Иң яхшы кышкы чаналар» конкурсы, кабартылучы матрёшка һәм самовар төрендә оригиналь фотозона ярминкәгә килүчеләрне үз янына җыйды.

– Һава торышы яхшы. Бәйрәм искиткеч. Мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләк белдерәсе килә, – дип фикерләре белән уртаклашты бәйрәмдә катнашучы Гөлнара Якупова .

Регина Абрамова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев