Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида район башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән очрашты

Ветераннарга Татар АССР оешуның 100 еллыгына, Менделеевск муниципаль районы оешуның 35 еллыгына медальләр, мобиль телефоннар һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан район башлыгы Валерий Чершинцев Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар һәм тоткынлыкта булганнар белән очрашты.
Район башлыгы ветераннар янында районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм социаль яклау учреждениесе начальнигы Фаина Козырева белән берлектә булды.

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан җиде кеше яши: Николай Коньшин, Александр Попов, Зайнак Әһлиев, Антонина Кравченко, Билал Вәлиев, Клавдия Лыкова һәм Михаил Чаговский.

Ветераннарга Татар АССР оешуның 100 еллыгына, Менделеевск муниципаль районы оешуның 35 еллыгына медальләр, мобиль телефоннар һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Очрашу барышында ветераннар сугыш турындагы хатирәләрен яңарттылар, гаиләләре һәм сәламәтлекләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев