Менделеевскида республика президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте
Чәршәмбе көнне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән районда булды, авыл хуҗалыгы эшләре барышы белән танышты. "Кама" колхозы" ҖЧҖ басуларында ТР авыл хуҗалыгы министры озатуында югары кунакны район башлыгы Игорь Привалов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары каршылады. Игорь Анатольевич хәбәр итүенчә, язгы...
Чәршәмбе көнне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән районда булды, авыл хуҗалыгы эшләре барышы белән танышты.
"Кама" колхозы" ҖЧҖ басуларында ТР авыл хуҗалыгы министры озатуында югары кунакны район башлыгы Игорь Привалов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары каршылады.
Игорь Анатольевич хәбәр итүенчә, язгы кыр эшләре тәмамлану алдында, "Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре чәчүне төгәлләделәр.
Президент авыл хуҗалыгы җитештерүенең төп күрсәткечләре белән кызыксынды, савымның һәм сөт продукциясе сатуның түбән күләмен билгеләде.
- Димәк, башка юнәлештә эшләргә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына өстенлек бирергә, кешеләрне авыл хуҗалыгы бизнесына өйрәтергә кирәк, - диде Рөстәм Нургалиевич.
Районда агропарк үсеше планлаштырыла. Заманча сөт комплексы проекты белән инвестор - "Акваполимер" ҖЧҖ директоры Рөстәм Мәхмүтов таныштырды.
- Комплекс төзелеше авыл хуҗалыгын үстерүгә импульс бирер, - дип фикерен белдерде Президент.
Пәнҗешәмбе көнне республика башлыгы аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексында булды.
Ул төзелеш барышы белән танышты һәм әлеге күләмле проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Төзелеш мәйданчыгында Президентка көйләү-җибәрү эшләре барган цехларның берсен күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзәк операторлык пунктын, йөк терминалының төзелеш мәйданчыгын һәм әзер продукция складын карады.
Төзелеш штабында киңәшмәне ачып, ТР Президенты көйләү-җибәрү эшләренең мөһим чоры башлануын, шунлыктан проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген билгеләде.
- Безнең бурыч - заводны 2015 елның августында жибәрү, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Президент төзелеш мәйданчыгында җәйге чорда аеруча актив эшләргә чакырды. Рөстәм Миңнеханов әйтелгән кимчелекләрне исәпкә алып беркетмә төзүне йөкләде.
Президентны район башлыгы Игорь Привалов, "Аммоний" комплексы директоры Сергей Шевченко, чит ил консорциумы вәкилләре озатып йөрде.
Фото tatar-inform.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3200
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.3700
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.4000
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.3800
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.4600
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.6700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр3500
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика