Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида шәфкатьлелек территориясе

Тәрбиягә бала алган ата-аналар белән эш җиде ел дәвамында «Туган җаннар» клубында алып барыла.

С. Гассар исемендәге мәдәният сарае базасында җәйге каникуллардан соң беренче җыелыш булды. Ата-аналар һәм балалар узган җәйнең нәрсәсе белән истә калуы турында сөйләделәр, яңа казанышлары белән уртаклаштылар.

Сәламләү сүзләре белән җыелганнарга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин мөрәҗәгать итте.

— Клуб район башлыгы Валерий Чершинцев яклавында оештырылды. Җыелышларда тәҗрибә, проблемалар һәм борчу-кичерешләр белән уртаклашабыз. Тәрбиягә бала алучы әни ролендәге шәхси стажым 22 ел. Без берләштек, аралашабыз, дуслашабыз. Бүгенге көндә клубта 50дән артык гаилә исәптә, — дип сөйли җитәкче Гөлнара Таһирова.

Кичә дәвамында балалар сәләтләрен күрсәттеләр: җырлар башкардылар, гитарада уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, клуб тормышы турында видеороликлар тәкъдим иттеләр.

Җыелыш Гөлнара Данилова җитәкчелегендәге «РитмMIX» клубының бию программасы һәм чәй өстәле янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев