Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевскида сугышта катнашучыларны һәм һәлак булган солдатларның әниләрен хөрмәтләделәр

    Район башлыгы шәхсән үзе аларның өйләрендә булды, Өлкәннәр көне белән котлады, чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм исемле открытка тапшырды.

    Котлауларга РФ Социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча региональ бүлекчә идарәчесе Павел Лоханов, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева һәм укучылар кушылды.

    Сугышта катнашучылар Билал Вәлиев, Зәйнак Әһлиев, Клавдия Лыкова, элеккеге концлагерь тоткыннары Антонина Кравченко, Михаил Чаговский һәм Әфганстанда һәлак булган солдатның әнисе Раиса Куршакова кунакларга игътибар һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: