Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида тантаналы төстә төп чыршыны ачтылар

15 метрлы урман гүзәле «Раз, два, три, елочка, зажгись!» тавышлары астында төрле төсле утлар белән балкыды.

С.Гассар ис. мәдәният сарае мәйданына җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, сәламәтлек, позитив кәеф һәм иминлек теләде.

– 31 декабрьдә Яңа елны каршыларга килегез, – диде ул, – концерт та, фейерверк та булачак.

Бәйрәм программасын мәдәният сарае артистларының театрлаштырылган тамашалары, җырлар һәм биюләр дәвам итте. Шулай ук «Этноуенчык» бәйгесендә катнашучыларга дипломнар тапшыру да булды.

Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады аеруча игътибарны җәлеп итте. Туксаннан артык әкият персонажы «Юность» район мәдәният йортыннан Менделеев мәйданына үтте һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде.

– Коронавирус пандемиясе ничек кенә үз шартларын куймасын, барыбер бәйрәм рухы сизелә. Бүген артистлар да югарылыкта булдылар, парад та тәэсирләндерде, – ди шәһәрле Рәфил Иблиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев