Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида янгынга каршы махсус режим кертелде

Бу уңайдан республика халкына ачык һавада учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела.

— Янгынга каршы махсус режим чорында, 2021 елның 26 апреленнән 16 майга кадәр республика территориясендә ачык һавада учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, урманнар белән чикләнүче торак пунктлар территорияләрендә ачык һавадагы утта ризык әзерләү, 1 — 3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела, — дип хәбәр итә районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлекчәсенең өлкән инспекторы Радик Мифтахов.

Коры үлән һәм чүп-чар яндыручылар административ җаваплылыкка тартылачаклар.

РФ административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе 2 өлеше нигезендә, янгынга каршы махсус режим чорында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыга административ штраф каралган:
гражданнарга — ике меңнән дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик белеме булмаган эшмәкәр эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга — 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев