Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида ЗАГС базасында «Икенче яшьлек» клубы ачылды

Беренче очрашу музейда үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева хәбәр итүенчә, «Икенче яшьлек» клубында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән күпкырлы эш алып барылачак. Клубта дустанә очрашулар, шигърият кичәсе, конкурс программалары, өченче яшьтәге ялгызлар, хезмәт һәм сугыш ветераннары һәм пенсионерлар белән кичәләр үткәреләчәк.

Бу өлкән яшьтәге менделеевлыларга буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәреп кенә калмыйча, дуслар һәм яшәү ямен табарга да ярдәм итәчәк, – дип белдерде Татьяна Михайловна.

Рус миченнән беленнәр һәм тәмле ризыклар белән кайнар чәй янында дустанә әңгәмә һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бәйрәмдә моңлы җырлар яңгырады, аларны хор белән башкардылар.

Район башлыгы исеменнән клубтагылар адресына изге теләкләрен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Игоревна Ямалеева юллады.

Җыелганнар үзләрендә көч һәм энергия туплануын тойдылар. Ахырда катнашучылар Кыш Бабай (Григорий Галкин) белән, яшь вакыттагы яраткан җырлары көенә, биюгә кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев