Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды

Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.

Аромастилист хуш исләрнең төрләре, аларның барлыкка килүе, тире, темперамент һәм характерга карап хуш исне ничек дөрес итеп сайларга кирәклеге турында сөйләде. Катнашучылар өчен редакция буйлап экскурсия һәм фотосессия оештырылды. Шулай ук алар парфюм ярдәме белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту, партнёр белән эшлекле мөнәсәбәтне җайга салу, ябыгып, яраткан кешеңне табу турында да сөйләштеләр. Кызлар чәй өстәле янында күңелле мохиттә аралаштылар, кайберләре хуш исне тестлаштыруны да узды. Очрашу ахырында парфюмерия уйнатылды. Регина Шәмсетдинова җиңүче дип табылды.

Гөлнара Данилова очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
— Шәһәрдә гадәти булмаган чара оештырылуы искиткеч. Хәзер мин үземә нинди хуш исләр туры килүен һәм аларны ничек кулланырга кирәклеге турында беләм, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев