Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскиның 45 еллыгына

Район җитәкчесе Игорь Приваловның хуҗалык җитәкчеләре һәм шәһәрнең 45 еллыгына әзерлек комиссиясе әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә төзекләндерү мәсьәләләре мөһимнәр рәтенә кертелде. - Мин көн саен йорт ишегалларында һәм урамнарда үләнне чабарга кирәк димим. Шәһәр юбилеен каршылауга җитдирәк карарга кирәк, - диде Игорь Анатольевич, район башкарма комитетының җаваплы службаларына шәһәрнең кыяфәтен...

Район җитәкчесе Игорь Приваловның хуҗалык җитәкчеләре һәм шәһәрнең 45 еллыгына әзерлек комиссиясе әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә төзекләндерү мәсьәләләре мөһимнәр рәтенә кертелде.
- Мин көн саен йорт ишегалларында һәм урамнарда үләнне чабарга кирәк димим. Шәһәр юбилеен каршылауга җитдирәк карарга кирәк, - диде Игорь Анатольевич, район башкарма комитетының җаваплы службаларына шәһәрнең кыяфәтен бозучы һәм тиз арада тәртипкә китерелергә тиешле объектлар исемлеген булдыруны йөкләп. - Фасадлар, фонтаннар, үзәк мәйданнарда юллар беренче чиратта күз уңаенда булырга тиеш, - дип ассызыклады район җитәкчесе.
Алга таба И.Привалов реклама продукциясе, фото һәм видеоматериаллар, мәдәни программа, бүләкләү кәгазьләре әзерләү буенча эшләр башкару кирәклеген билгеләде.
- Менделеевк турында районнан читтә дә сөйли башладылар. Бу «Аммоний» масштаблы комплексын төзү белән бәйле. Шәһәрненң рейтингын гомуми көч белән күтәрергә кирәк, - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевскиныћ 45 еллыгына