Әфган сугышы ветераны Рамис Гайнетдиновны хуплап «Өметләнәм һәм ышанам» исемле хәйрия концерты Гассар исемендәге мәдәният сараеның тулы залында узды.
Беренче рәттәге урыннарны сугышчы-интернационалистлар, аларның туганнары алды. Залда шулай ук Рамис белән мәктәптә бергә укыганнар, Карпов исемендәге химзаводта эшләүчеләр дә күп булды. Концерт программасында "Кристалл", "Шаян", "Рапсодия" иҗат коллективлары, солистлар Марина...
Әфган сугышы ветераны Рамис Гайнетдиновны хуплап «Өметләнәм һәм ышанам» исемле хәйрия концерты Гассар исемендәге мәдәният сараеның тулы залында узды.
Беренче рәттәге урыннарны сугышчы-интернационалистлар, аларның туганнары алды. Залда шулай ук Рамис белән мәктәптә бергә укыганнар, Карпов исемендәге химзаводта эшләүчеләр дә күп булды. Концерт программасында "Кристалл", "Шаян", "Рапсодия" иҗат коллективлары, солистлар Марина Комарова, Настя Мессеева, Алия Абрамова, Дмитрий Лахтин, Владимир Аничкин, Пономаревлар гаиләсе, "Шурави" төркеме, Фәридә Коростелева катнашты.
Фойеда һәм сәхнә янында акча җыю өчен әрҗәләр куелган иде, средстволар талантлы фотограф, кайгыртучан ул һәм ир, өч бала әтисе, изге күңелле, батыр йөрәкле кеше Р.Гайнетдиновны дәвалауга җибәреләчәк.
Тамашачы фикеренчә, концерт бер сулышта узды, соңгы "Виват" җырын башкарганда, зал аягүрә басып бердәм булып кул чапты.
Нет комментариев