Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга акцент биреп

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясаудан башланды. Курс алынды - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның район активы белән очрашуы узган атнадагы чаралар арасында үзенчәлекле урын били, - дип хәбәр итте район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов, агымдагы елда хәл итәргә кирәкле бурычларны билгеләп. Аннан социаль мөһим проектларны...

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмә узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясаудан башланды.




Курс алынды
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның район активы белән очрашуы узган атнадагы чаралар арасында үзенчәлекле урын били, - дип хәбәр итте район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов, агымдагы елда хәл итәргә кирәкле бурычларны билгеләп.
Аннан социаль мөһим проектларны һәм программаларны хәл итүгә йогынты һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен республика Президентына һәм Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Шушы көннәрдә ТР Президенты боерыгы белән Гассар исемендәге мәдәният сараенда ремонт эшләре башланачак. Финанслау мәсьәләсе хәл ителгән. Димәк, районның динамикалы үсешенә курс алынды, алда билгеләнгән бурычларны хәл итәбез, - дип ассызыклады Игорь Анатольевич.
Республика башлыгы визиты нәтиҗәләрен анализлап, Игорь Привалов аны оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә йогынты күрсәткән предприятие, служба, бүлек һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Финанслар белән идарә итү
2011 елда ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең Менделеевск районы бүлеге эшчәнлеге йомгаклары белән җитәкчесе Гөлнара Идрисова таныштырды.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан барлык дәрәҗә бюджетлар казнасына 874501 мең сум тупланды, узган елның шушы вакытында - 895194 мең сум, 2010 ел белән чагыштырма 98 процент тәшкил итә.
Компенсация түләү, федераль чараларны һәм программаларны финанслауга федераль бюджеттан 76791 мең сум акча күчерелде. Касса салымнары түләве күләме 100 процент булды.
2013 елның 1 гыйнварына бюджет керемнәре администраторлары түләүне билгеләү һәм аларны исәпкә алу системасына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен физик һәм юридик затларның акча түләүләре өчен кирәкле сумманы билгеләү һәм бурыч турында мәгълүматны тапшырырга тиеш.
- Электрон түләүләр - ул киләчәк. Бу форманы җирле власть структураларында һәм предприятиеләрдә актив үзләштерү зарур, - дип нәтиҗә ясады Игорь Привалов.
Капиталь төзелеш
2011 елда капиталь төзелеш идарәсе эшчәнлеге йомгаклары турында начальнигы Людмила Разживина сөйләде.
Смета документлары проектларын әзерләүне исәпкә алып төзелеш эшләре күләме 89684,7 мең сумга җитте. Моннан тыш, Боз сараен һәм 28 фатирлы торак йортны куллануга тапшырганда средстволар үзләштерелде. Капиталь төзелеш идарәсе сметалар төзү буенча эш башкара. Соңгы биш айда гына бюджет өлкәсе объектларын ремонтлауга 55380 мең сумга сметалар төзелде.
Ел дәвамында физик затларга шәхси торак йорт төзелешенә - 49, юридик затларга 38 рөхсәт бирелде, кабул итү акты төзү белән бергә торак бинасы планын үзгәртүгә һәм үзгәртеп коруга 32 карар бирелде, торак бинасын башка максатта файдалануга һәм киресенчә - биш.
Бүгенге көндә Газлаштыру фонды аша авыл җирлекләрендәге мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен электр энергиясе белән җылытудан газ белән җылытуга күчерү буенча эш алып барыла.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, район җитәкчесе тиешле службаларга республика ведомстволары аша әйләнеп узу юлын төзү мәсьәләсен хәл итүне йөкләде, бу, үз чиратында, менделеевлыларга "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эшкә урнашу проблемасының киеренкелеген киметү мөмкинлеге бирәчәк.
- Президент Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашуда да шул фикерне әйтте, - диде Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Мђгариф учреждениелђрен ремонтлау