Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мәгълүмат булса – дөнья белән идарә итәргә була

    Ятимнәргә торак Дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмә торак сертификатлары тапшырудан башланды. Әти-әниләрсез калган Ангелина һәм Эльвина Садретдиновалар, Юлия Яковленко фатир алуга субсидия иясе булу бәхетенә ирештеләр. Сертификатлар тапшырып, район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов болай диде: - Безнең бурыч - ятим балаларны игътибарсыз калдырмау. Торакка мохтаҗ булганнарны тәэмин итү мөһим. Районда...

    Ятимнәргә торак
    Дүшәмбе көнне эшлекле киңәшмә торак сертификатлары тапшырудан башланды. Әти-әниләрсез калган Ангелина һәм Эльвина Садретдиновалар, Юлия Яковленко фатир алуга субсидия иясе булу бәхетенә ирештеләр.
    Сертификатлар тапшырып, район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов болай диде:
    - Безнең бурыч - ятим балаларны игътибарсыз калдырмау. Торакка мохтаҗ булганнарны тәэмин итү мөһим. Районда изге традициягә әйләнгән бу эшне дәвам итәчәкбез.
    "Кайгырту" программасы турында
    - 2003 елдан районда "Кайгырту" программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты - халыкның якланмаган катламының хәлен яхшырту буенча чараларны тормышка ашыру эшен оештыру, хокукый, социаль-икътисади шартлар формалаштыру, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Павел Миронов.
    - Программа кысаларында төрле категория гражданнар белән күптармаклы эш алып барыла. Гомүмән алганда, бу сугыш ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар, Чернобыльдә булганнарга, күп балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга адреслы ярдәм, социаль-психологик һәм медицина хезмәте күрсәтү, караучысыз калган балалар һәм инвалидларга реабилитация үткәрү. Районның беренче җитәкчесе катнашында бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарга багышлап чаралар, очрашулар үткәрелә, сугыш ветераннарының фатирлары ремонтлана. Агымдагы елның 9 аенда "Кайгырту" программасы чараларын гамәлгә ашыруга 1317579 сум сарыф ителде.

    Балаларның ялын, мәшгүльлеген тәэмин итү

    дарәсе начальнигы вазифаларын үтәүче Зөлфирә Хәертдинова 2012-2013 уку елында көзге каникулны оештыру турында мәгълүмат бирде.
    Аның сүзләренчә, бу чорда 185 балага исәпләнгән 7 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Балалар иҗат үзәге лагеры эшчәнлеге кураторы һәм массалы чараларны оештыручы итеп билгеләнгән.
    Каникул көннәрендә туристлык, туган якны өйрәнү, экскурсияләр эшчәнлегенә игътибар биреләчәк. Декоратив-куя иҗаты, шахмат турниры, "Менделеевск - ул мин һәм син" брейн-ринг уены һ.б. лар оештырылачак.
    Чыгыш барышында 26 октябрьдә 2 нче мәктәп базасында булган "Гражданин" сәяси клубының ачык утырышы нәтиҗәләре турында мәгълүмат яңгырады, аның җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.Бондареваның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, ныклы гражданлык позициясен формалаштырудагы аеруча роле билгеләп үтелде.
    Әйтелгәннәрне йомгаклап, район һәм шәһәр башлыгы Игорь Привалов каникул көннәрендә укучыларның мәшгүльлеген оештыру мәсьәләсенә игътибарны юнәлдерде.
    - Хокук бозуларны кисәтү максатында балаларның ялын оештыруда башкарма комитетның балалар һәм яшьләр белән эшләргә тиешле барлык бүлек һәм учреждениеләренең актив катнашуы зарур. Тәрбиягә авыр бирелә торган һәм проблемалы гаиләләргә игътибарны көчәйтү кирәк, - диде Игорь Анатольевич.
    Район газетасы булды һәм булыр
    2013 елның беренче яртысына газетага язылуны оештыру турында "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры Лариса Кривилёва чыгыш ясады.
    Редакциянең уңышлы эшчәнлегенең төп шарты - тираж. 2012 елның икенче яртысы нәтиҗәләре буенча район газеталарының гомуми тиражы 3321 данә, ягъни агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу дәрәҗәсенең 81 проценты кадәр булды. 2013 елның беренче яртысына язылу кампаниясе сентябрь аенда старт алды. Бүгенге көндә язылучылар саны - 559 кеше.
    Язылу компаниясен активлаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чаралары базарында район газеталарын алга чыгару максатында редакция вакытлы басманың дизайны, контенты өстендә эшли, бәйгеләр, призлар уйнату игълан итә.
    Ветераннар безнең иң тугры укучыларыбыз. Бурыч - газета укучылар исемлегенә яшьләрне җәлеп итү. Яшьләр берләшмәләре, "Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиясе, укытучылар һәм тренерлар бу эштә безнең ярдәмче булыр дип ышанабыз. Ни өчен спорт ярышларында җиңүчеләргә аларның һәм укытучыларының казанышлары турында мәгълүмат булган газетага язылу абонементын бүләк итмәскә? Сугыш һәм хезмәт ветераннары - безнең якташларыбыз үрнәгендә яшь буында дөньяга караш формалаштыру уртак бурычыбыз түгелмени? Ни өчен атнага бер мәртәбә сыйныф сәгатьләрендә элеккеге кебек район газетасы материаллары буенча вакыйгалар белән таныштыруны оештырмаска?
    Һәр җитәкченең үз предприятиесенең хезмәт уңышлары һәм алдынгы эшчеләре турында газета битләрендә мәгълүмат булуы белән кызыксынуын теләр идем. Бу тарих һәм аны кешеләр ясый. Газетага коллектив белән язылучыларга ташламалы шартларда, белдерү һәм реклама, зарисовка, язма урнаштыру мөмкинлеге гарантияләнә. Мин барлык җитәкчеләрне хезмәттәшлеккә өндим.
    - Район газетасы булды һәм булачак. Бу халык белән эшләү закон, торак сәясәте һәм башкалар белән бәйле мәсьәләләрне аңлату буенча власть органнары, структура һәм ведомстволар эшчәнлегенең төп коралы, - диде район җитәкчесе Игорь Привалов.
    - Бюджетның мөмкинлекләре мул булмаса да, газета һәм җирле телевидениегә ярдәм итәчәкбез. Массакүләм-мәгълүмат чараларының гамәлгә куючысы - "Татмедиа" ААҖ белән килешү нигезендә мәгълүмат үзәге бинасында ремонт эшләрен башлау планлаштырыла, киләчәктә Интернет аша күрсәтүне исәпкә алып, телевидение челтәрен киңәйтү мөмкинлеге карала.
    Коммуналь хезмәтләргә субсидия
    ТР эш, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының район идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия бирү тәртибе белән таныштырды.
    Ул билгеләп үткәнчә, субсидия алуга хокукны билгеләүнең мөһим шарты керем. Коммуналь хезмәтләргә түләү гаиләнең гомуми кеременең 21 процентыннан артмаска тиеш. Бу күрсәткечтән югарырак суммага субсидия билгеләнә.
    Гаиләнең һәр әгъзасына 7 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Субсидия 6 айга бирелә. Документлар социаль яклау идарәсенә тәкъдим ителә. Хезмәт хакының дөреслеге турында җаваплылык җитәкчеләргә төшә.
    Мәсьләне тикшергәндә йомгак ясап, Игорь Привалов барлык төр милек предприятие һәм оешма җитәкчеләрен хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып баруга йогынты күрсәтергә өндәде.
    - Районда хезмәт хакы бик югары түгел. Кешеләргә субсидия рәсмиләштерүгә документлар җыюда ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен бухгалтерия аша хезмәт хакыннан тотып калып үзәкләштерелгән юл белән түләү буенча эшне кертергә кирәк.
    Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә тоткарлыклар булырга тиеш түгел. Шул вакытта торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре вакытында

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: