Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәгълүматларны интернет аша алып була

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә торган иң ихтыяҗлы дәүләт хезмәтләренең берсе - Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешкә хокукларга (алга таба - ЕГРП) мәгълүматлар алу. 2011 елда Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 миллионнан артык мәгълүмат бирелгән. 2011 елның мартыннан башлап, Идарә электрон рәвештә ЕГРПдан мәгълүмат...

Гражданнар Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итә торган иң ихтыяҗлы дәүләт хезмәтләренең берсе - Бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешкә хокукларга (алга таба - ЕГРП) мәгълүматлар алу.
2011 елда Идарә тарафыннан ЕГРПдан 2,5 миллионнан артык мәгълүмат бирелгән.
2011 елның мартыннан башлап, Идарә электрон рәвештә ЕГРПдан мәгълүмат бирү буенча проектны тормышка ашыруда актив катнаша. Хәзер күчемсез милеккә алыш-бирешләр һәм теркәлгән хокуклар турында барлык информациянең өчтән береннән күбрәге электрон рәвештәге мәгълүматлардан тора.
Хәзерге вакытта әлеге дәүләт хезмәте Росреестрның рәсми Интернет-порталы (алга таба - Портал) аша башкарыла.
ЕГРПдан яки ЕКНнан электрон рәвештә мәгълүматлар сорау өчен www.rosreestr.ru адресы буенча Порталга, "Электрон хезмәтләр" бүлегенә керергә, запрос төрен сайларга һәм катлаулы булмаган форманы тутырырга кирәк. Аннан соң запроста күрсәтелгән электрон почта адресына гариза номеры һәм түләү коды күрсәтелгән хат җибәрелә. Мәгълүмат өчен түләүне шулай ук Портал аша "Qiwi кошелок" түләү системасы, пластик карта яки "Qiwi" терминаллары ярдәмендә башкарырга була. Запрос үтәлгәннән соң, аны, запросны формалаштырганда бирелгән кодны күрсәтеп, Порталдан алырга мөмкин.
Шунысын да билгеләргә кирәк, электрон рәвештә мәгълүматлар алу гражданнарга кәгазьдәгегә караганда арзангарак төшә. Мәсәлән, аерым шәхеснең РФ территориясендә булган күчемсез милек объектларына хокуклары турында күчермә кәгазьдә 1500 сум тора, электрон рәвештә - 600 сум, юридик затларга 2500 һәм 900 сум.
Моннан тыш, электрон рәвештә мәгълүматлар бирү срогы нибары өч эш көне тәшкил итә (кәгазьләтә - биш көн).
Хәзерге вакытта әлеге электрон хезмәттән сатып алачак күчемсез милек объекты турында мәгълүмат белү мөһим булган (аңа арест салынмаганмы, әлеге объект буенча кыенлыклар яки чикләүләр юкмы) гражданнар, арбитраж идарәчеләре һәм күчемсез милек агентлыклары файдалана.

Белешмә
Росреестр порталында шулай ук түбәндәге электрон сервислардан файдаланырга була:
♦ Росреестр офисларының теләсә кайсына кабул ителүгә он-лайн язылу мөмкинлеге.
♦ Он-лайн режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмәле мәгълүмат.
♦ Запрос статусын тикшерү.
♦ Күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә мәгълүматларны алдан әзерләү.
♦ Күчемсез милеккә хокук теркәүгә гариза бирү.
♦ Күчемсез милек объектларын дәүләт кадастр исәбенә кую.
♦ Электрон документны тикшерү.
♦ Ачык кадастр картасы, теләгән һәркем, эзләү критерийларын файдаланып, үз җир участогын карый, җир участогы турында кирәкле мәгълүматларны кертә - объектның кадастр номерын яки адресын - аннан соң эзләүне башкара ала. Эзләү уңай нәтиҗә биргәндә, картада җир участогы, шулай ук аның турында мәгълүмат (кадастр бәясе, мәйданы, категориясе, статусы һәм башкалар) күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары актуаль