Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәббәттә һәм гармониядә

Сөйкемле, ягымлы хатын-кыз белән аралашу салкын төндә учак ялкыны җылыткан кебек, андыйлар белән очрашу күңелне җылыта. Ижевка авылыннан Алевтина Сергеевна Щуркина - шундый хатын-кызларның берсе. Август аенда Щуркиннар өчен икеләтә бәйрәм. Хуҗабикәгә 15 августта 70 яшь тулды, 20 автустта тынгы белмәс гаилә башлыгы Николай Порфирьевичка - 73. Бу парның үзара...

Сөйкемле, ягымлы хатын-кыз белән аралашу салкын төндә учак ялкыны җылыткан кебек, андыйлар белән очрашу күңелне җылыта. Ижевка авылыннан Алевтина Сергеевна Щуркина - шундый хатын-кызларның берсе.

Август аенда Щуркиннар өчен икеләтә бәйрәм. Хуҗабикәгә 15 августта 70 яшь тулды, 20 автустта тынгы белмәс гаилә башлыгы Николай Порфирьевичка - 73. Бу парның үзара мәхәббәтенә, бер-берсен ярты сүздән аңлауларына, уртак кызыксынулары булуга көнләшеп куясың: чирек гасыр бергә яшәсәләр дә, хисләре әле генә танышкан кебек.
Аларның мәхәббәт тарихы нидән башлана? Тормыш иптәше белән озак еллар яшәгәннән соң, язмыш Алевтина Сергеевнага үз сынавын әзерли: хатын көтмәгәндә тол, өч баласы ятим кала. Улы Владимир ул вакытта армия хезмәтендә, Иринага - 14, Вероникага 18 яшь була. Ничектер яшәргә, балаларны укытырга кирәк. Ул мизгелдә тол хатын тагын кемнедер ярата алачагын башына да кертеп карамый.
Яңа хис көтмәгәндә туа... Алевтина Сергеевнага эшеннән "Радуга" санаториена юллама тәкъдим итәләр. Кич белән урамга йөрергә чыккач, ул таныш көй яңгыраганын ишетә. Ял кичәсе барган урынга күз салса, анда сөйкемле, йөзеннән елмаю китми торган ир баянда уйный. Ул да мөлаем йөзле таныш түгел хатынны күреп ала, очкын чәчеп торган күзләре баянчыны сихерли. Кыюлыгын җыеп, ханым янына килә һәм шуннан соң алар инде аерылмыйлар. Өч бала янына дүртенчесе - Николай Порфирьевичның 11 яшьлек улы Андрей да өстәлә. Шулай итеп, күп балалы яңа гаилә барлыкка килә.
Хәзер аларның икесенә ун оныклары, алты оныкчыклары бар. 2012 ел Щуркиннар өчен икеләтә истәлекле: 7 мартта никахларына 25 ел булды. Бер-берсен яратучы парга хисләрен саклап калырга тормышка мөнәсәбәтләре, уртак мавыгулары (балыкка, ауга йөрү, умарта тоту һәм чәчәкләр үстерү) ярдәм итә. Икесе өчен дә йөрәкләренә якын кече ватаннары - Ижевка авылы урамнары буйлап йөрергә яраталар.
Щуркиннар фикеренчә, нинди яшьтә булсаң да, иң мөһиме - үз-үзең белән гармониядә яшәү, тормышны ярату һәм киләчәккә оптимизм белән карау.
Һәркайсының тормышы вакыйгаларга бай. Авыл халкы Алевтина Сергеевнаны чит кеше проблемаларына битараф карамаган, ярдәмчел авыл Советы рәисе урынбасары буларак белә. Николай Порфирьевич 50 ел дәверендә шофер булып эшләгәндә ничәмә мең чакрымнар узгандыр, хәзер дә машина руле артында.
Алар тормышларын зур яшелчә бакчасы, дүрт кәҗә, ике дуңгыз, тавыклары булган хуҗалыктагы эш-мәшәкатьләрдән башка күз алдына китермиләр. Бизәкләп эшләнгән, күптән түгел үзләре капиталь ремонт ясаган киң һәм якты йортта кунакларны һәрвакыт шат күңел белән каршы алалар. Хуҗаларның өстәле үз бакчаларында үстергән сыйлардан сыгылып тора. Алар һәр елны яшелчә, җиләк-җимештән мул уңыш җыялар. Күңел биреп тәрбияләгән виноград аеруча шаккаттыра. Узган көздә бу татлы җимеш уңышы 120 кг булган. Суган һәм сарымсакны җыеп алгач, түтәлләренә яңа сортлы бәрәңге утыртканнар, ул инде чәчәк ата. Беренче салкыннарга кадәр бәрәңгенең икенче уңышын җыярга ниятлиләр. Киң күңелле кешеләргә табигать тә үз байлыгын мулдан бирә. Шул ук вакытта Щуркиннарның дөньяга карашлары крестьяннарча, алар зарланмыйлар, мавыгып җирдә эшлиләр, ә ул, үз чиратында, җимешләрен бирә.
Алевтина Сергеевнаның юбилеена балалары, оныклары, туганнары, дуслары - барлыгы 60 кеше җыелган. Экваторда гидроэлектростанция төзүче улы Владимир гына кайта алмаган. Хуҗаларның елмаюлы йөзе, җылы карашы аларның йортлары тупсасын атлап кергән һәркемгә җитәрлек. Щуркиннарга гармония, үзара аңлашу, бәхет, мәхәббәт һәм сәламәтлек юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы Щуркины