Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым

Кухняда кичке аш пешерү белән мәшгуль булган Зинаның күзе тәрәзәгә төште: ул иренең алпан-тилпән атлап ишеккә таба атлавын күреп, имәнеп китте. Димәк, тагын тавыш-гауга, күз яшьләре, акырыш-бакырыш... Аның уйларын дөресләргә теләгәндәй, Саша тупсадан атлап керүгә үк, нәрсәнедер ошатмыйча, кычкырына башлады. Узган кичне балаларга бәйләнде: тынычлык бирмиләр янәсе, аларны яклап сүз...

Кухняда кичке аш пешерү белән мәшгуль булган Зинаның күзе тәрәзәгә төште: ул иренең алпан-тилпән атлап ишеккә таба атлавын күреп, имәнеп китте.
Димәк, тагын тавыш-гауга, күз яшьләре, акырыш-бакырыш... Аның уйларын дөресләргә теләгәндәй, Саша тупсадан атлап керүгә үк, нәрсәнедер ошатмыйча, кычкырына башлады. Узган кичне балаларга бәйләнде: тынычлык бирмиләр янәсе, аларны яклап сүз әйтә башлаган хатынына йодрык уйнатты. Йөзеннән шеше китеп өлгермәгән Зинаның күз төбе тагын күгәрде. Гаугаларның төп сәбәбе үзенең көмәнле булуында икәнен аңлый ул. Тик үзен беленер-беленмәс сиздерә башлаган баланы юк итәргә көче дә җитми, теләге дә юк. Дөрес, гаиләдә инде өч бала үсә. Саша бала җанлы кеше түгел шул.
Соңгы вакытта һәр нәрсәдән җитешсезлек кенә эзләп торган иргә бүген ашның ите пешеп бетмәгән кебек тоелды. Сүздән сүз чыгып, тагын талашып киттеләр. Ир, сикереп торып, газ плитәсе өстендәге таба белән Зинаның башына тондырды. Күз аллары караңгыланып стенага терәлгән хатын, 7 яшьлек улының үзен яклап үги атасына ташланганын күреп, аларны аерырга тотынды. Каны кызган ата малайга да өлеш чыгарды, тозлы-борычлы сүзләр яудыруын дәвам итте.
Төн уртасында гына тынлыкка тиенгән өйдәгеләр йокыга талды. Зинаның гына күзенә йокы кермәде: бер авыр уй икенчесен, өченчесен алыштыра торды. Тәрәзәгә яктылык сара башлаганда, ул ныклы фикергә килде: полиция бүлегенә гариза илтәчәк. Медицина экспертизасы хатынның һәм улының тәнендә күгәргән, кан сауган урыннарны күрсәтте. Гаилә әгъзаларына карата җинаять кылган (кыйнау, куркыту) С.га суд җинаятьләр Кодексының 116 нчы маддәсенең 1 нче өлешен кулланды. Үз гаебен таныган һәм тискәре гамәлләре өчен үкенгән, эшендә яхшы характеристикаланган һәм тәрбиядә өч балигъ булмаган бала булуын искә алып, С. 3 елда бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Киләчәгенең үзенең кулында гына икәнен аңлап, ир акылга килер дип ышанасы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары суд залыннан