Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңа изгелек белән кагыл

Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сигезенче төр коррекция мәктәбендә изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек көне билгеләп үтелә. Быел бу традицион көндә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов та катнашты, үз визитын мәктәп кабинетлары буйлап экскурсиядән башлады. - Яңа уку корпусы 1980 елда файдалануга тапшырылган. Иске бина 1965 елда төзелгән, - дип...

Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сигезенче төр коррекция мәктәбендә изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек көне билгеләп үтелә.
Быел бу традицион көндә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов та катнашты, үз визитын мәктәп кабинетлары буйлап экскурсиядән башлады.
- Яңа уку корпусы 1980 елда файдалануга тапшырылган. Иске бина 1965 елда төзелгән, - дип сөйли директор, бу мәктәптә 14 ел эшләүче Дамира Сәлимханова.
Игорь Привалов залда җыелганнарга мөрәҗәгать итте:
- Мин бу якты бинада укыту-тәрбия өчен шартлар булдырылган балалар өчен ихлас күңелдән шатланам. Мондагы педагоглар могҗиза тудыра. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям.
Үз сабыйларына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче әти-әниләргә, кунакларга тәкъдим ителгән бу датага махсус әзерләнгән концерт программасы физик мөмкинлекләре чикле балаларга карата өлкәннәрнең йөрәк җылысын тулырак тою мөмкинлеге тудырды.
- Һәр баланың сәхнәгә чыгасы килә. Алар сырхауларын җиңү һәм мәктәптә өйрәнгәннәрен күрсәтү өчен зур тырышлык куялар, - ди Дамира Әхмәдулловна. - Ә кайберләре беренче сыйныфка килгәндә сөйләшә дә алмыйлар иде.
Һәр концерт номеры алкышларга күмелде. Яшь артистлар, залдагыларның хуплавын күреп, шатландылар, талантларын тагын да тырышыбрак күрсәттеләр.
Икенче сыйныф укучылары Лилия Гатауллина һәм Мария Бакаева "Мамонтенок" җырын һәм көнчыгыш халыклары биюен башкардылар.
Вадим Әхмәтгәрәев, Руслан Харисов, Максим Семенов, Айгөл Гайсина, "Задоринка" бию коллективы чыгышлары, 3 нче сыйныф малайлары башкаруындагы такмаклар беркемне дә битараф калдырды.
- Балалар сәхнәләштерелгән тамашада катнаштылар, шигырьләр укыдылар. Беркем дә читтә калмады, һәркем үз өлешен кертте, - диләр алып баручылар Евгений Праздников һәм Людмила Самарина.
- Без балаларыбыз белән армый-талмый шөгыльләнгән педагогларга рәхмәтле, - ди Лариса Золотько.
- Балалар педагогларның һәм ата-аналарның игътибары астында үзләрен ышанычлы хис итәләр. Күпләренең таланты бар, күңел биреп декоратив-гамәли иҗат белән шөгыльләнәләр, - дип өсти мәгариф бүлеге начальнигы Зөлфирә Хәертдинова.
- Без мәктәп белән тыгыз контактта эшлибез. Киләчәктә хезмәттәшлек тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип уйлыйм, - ди Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина.
Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнованың сувенирлар һәм күчтәнәчләр өләшүе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск районы коррекция мђктђбе