Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңа унбер яшь иде...

Мария Попова, тыл ветераны Сугыш өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә авыр чор булды. Әмма бу елларда балалар дәүләт кайгыртуында иде. Алар исән калса - илебез, аның тарихы, идеаллары, киләчәге имин булачак. Балалар совет халкының җиңүенә зур өлеш керттеләр. Алар үзләрен батырларча тоттылар, барысына да түзделәр һәм өлкәннәр белән...

Мария Попова,
тыл ветераны
Сугыш өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә авыр чор булды. Әмма бу елларда балалар дәүләт кайгыртуында иде. Алар исән калса - илебез, аның тарихы, идеаллары, киләчәге имин булачак.
Балалар совет халкының җиңүенә зур өлеш керттеләр. Алар үзләрен батырларча тоттылар, барысына да түзделәр һәм өлкәннәр белән бергә җиңделәр.
Яңа буын вәкилләре яшьтәшләренең геройлыгы турында белсен, биографияләре белән илһамлансын, алар өчен легенда гына түгел, югары яшәү үрнәге дә булырлык кешеләрнең холкын күзалласын, соклансын өчен, сугыш чоры балалары үз хатирәләрен калдырырга тиеш.
Тыл ветераны Мария Андреевна Попованың хаты хатирәләр турында язмаларның беренчесе булыр.
1941 елда миңа 11 яшь иде, гаиләбез Зәй районының Якты Күл авылында яшәде. Сугыш башлангач, без бер бурыч - өлкәннәргә ярдәм итү уе белән яшәдек. Башаклар җыйдык, арыш, бодай, арпа, солы, борчак, бәрәңге басуларында чүп үләннәрен утадык. Бу эш өчен бригадир безгә амбар кенәгәсендә бер таяк куя иде, ул хезмәт көне дигәнне аңлата. Безне кырда ашаттылар, ашауны бидоннарда ташыдылар, берәр тәлинкә тәмле аш һәм бер кисәк ак ипи бирделәр.
Бригадир һәркемгә берәр гектар чәчүлек җир бүлеп бирде. Без бодай, арыш, арпаны көлтәләргә бәйләп, кечкенә чүмәләләр куйдык. Аларны суктыру өчен амбар алдына ташыдылар. Гаиләбез белән өлгергән уңышны урак белән урырга йөрдек. Бронь белән калып, янгын частенда эшләгән әтиебезне 1942 елда фронтка алдылар. 1943 елда яраланып, өйгә култык таяклары белән кайтты.
1943 елда сентябрь аенда мәктәптә укымадык, кырда эшләдек. Малайлар атлар белән көлтәләрне ташый, без аларны урак белән тураклап, комбайн алдына ташлыйбыз. Бер көнне ял вакытында куышлы уйнарга булдык. Мин ашлык төягән бункердан җиргә сикерергә теләдем, ләкин шулвакыт кемдер комбайнны кабызды һәм сул аягым шестеренкага эләкте, ике бармагы өзелде. Бу вакытта колхоз рәисенең басулар буйлап тарантаста йөрүе булган, ул мине шунда ук больницага алып китте. Табиблар әйтүенчә, миңа бәхет елмайган. Ул көнне аякта чабата түгел, әтием сатып алган күн чүәкләр иде, шул күн тешле тәгәрмәчкә киртә булган да инде. Мин дәваланып ятканда, больницага күрше Поповка авылыннан бер малайны китерделәр, комбайн аның кулын өзгән. Шушы хәлләрдән соң безне колхозга җибәрми башладылар. Больницадан чыккач, мәктәпкә әтиемнең култык таяклары белән йөрдем.
Әмма балачакның бәхетле өстенлеге шунда: ул барысына да түзә, начарын оныта һәм шатлана. Без дуслашабыз, талашабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Әти безгә чүпрәк һәм салам курчаклар ясады, аларны чабатага утыртып, тартып йөрдек. Мәктәпкә чабатада йөрдек, әти аларны үзе үрде, яз һәм көз көннәрендә агач күтәртмә ясыйлар. Бу чабата белән гөрләвек суларының тирәнрәк җиренә керә идек. Аннан шахтерлар галошлары, соңрак резина галошлар барлыкка килде.
Ничектер бервакыт Америкадан гуманитар ярдәм килде, миңа матур зәңгәр итәк бирделәр, мәктәптә укучыларның һәркайсы бүләк алды. Укытучыларны хөрмәт иттек, алар барысы да эвакуацияләнгән, интеллигентлы. Безне үз балалары кебек яраттылар. Өй эшен эшләмәгәннәрне, дәрестән соң калдыра иделәр.
Без октябрят, пионер булдык. Мәктәптә безне Аллаһ юк дип ышандырдылар, ә өйдәгеләрнең барысы да аңа ышанды. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, начар эшләр өчен җәзасын бирә, диләр иде.
Мин китапханәгә йөрергә яраттым, мич башында керосин лампасы яктысында укый идем. Мәктәпкә киндер букча белән йөрдек, анда пенал, очланган карандашлар, каурый ручка, кара савыты булды. Аннан түгелми торган кара савытлары барлыкка килде.
Колхоз кырларыннан черек бәрәңге җыеп, аннан коймак пешердек. Тегермән янындагы буада балык, маймыч күп була иде. Суга утырып, кул белән ташбаш балыгын тотып була. Кармак белән 50-70 данә балык тоттык, аларны кыздырдык, пешердек, киптердек.
Өйдә туку станогы бар, анда тукыма суктык, җитен, киндер эрләдек, тукымадан күлмәк, бит сөлгесе, җәймәләр тектек. Аннан кибетләрдә ситцы, сатин, штапель тукымалар барлыкка килде, алардан матур күлмәкләр тектек.
Әнием минем туган көннәремне үткәрми һәм бүләкләр дә бирми иде. Мин Сталинга язарга теләдем, чөнки без икебез дә бер көнне - 21 декабрьдә туганбыз. Әмма әти-әнием уемнан кире кайтарды. Моның өчен җәза бирерләр, алып китәрләр дә каталажкага утыртырлар, без сине башка күрә алмабыз, диделәр.
Сайлау көнен бәйрәм иткәнне хәтерлим. Ат арбасына төялеп кызыл флаг җилфердәтеп һәм гармуннар белән җырлап урам әйләнә идек. Матур, күңелле. Бөтен халык урамда.
Җиңү көнендә безне мәктәп ишегалдына җыйдылар, директор, укытучылар чыгыш ясады. Без кул чаптык һәм көчле итеп, "Ура" кычкырдык, бөтен округ ишеткәндер.
Барлык учреждениеләргә кызыл флаг элделәр. Әтиебез йорт кыегына да алсу әләм элде. Халык бәйрәм итте, авыл белән күңел ачтык, әмма урамда исерекләр булмады. Бигрәк тә укытучыларыбыз шатланды, алар ниһаять өйләренә кайтачаклар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сугыш чоры балалары искђ тљшерђ