Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кышны озаттык

    Менделеев мәйданында «Масленица» бәйрәме яки кышны озату булды. Халык җырлары яңгырады, шашлык һәм коймак исе борыннарны кытыклады. Бу көнне коймак, бәйрәмнең төп атрибуты буларак, аеруча ихтыяҗ казанды. Аның камырын сәүдә хезмәткәрләре алдан ук әзерләп куйдылар һәм бәйрәм барган җирдә пешерделәр. Район башлыгы Валерий Чершинцев менделеевлыларны Май чабу атнасы һәм Ватанны...

    Менделеев мәйданында «Масленица» бәйрәме яки кышны озату булды.
    Халык җырлары яңгырады, шашлык һәм коймак исе борыннарны кытыклады. Бу көнне коймак, бәйрәмнең төп атрибуты буларак, аеруча ихтыяҗ казанды. Аның камырын сәүдә хезмәткәрләре алдан ук әзерләп куйдылар һәм бәйрәм барган җирдә пешерделәр.
    Район башлыгы Валерий Чершинцев менделеевлыларны Май чабу атнасы һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
    Иҗат коллективлары һәм солистлар бай эчтәлекле концерт программасы әзерләделәр, балалар рәхәтләнеп таудан шудылар, бәйгеләрдә катнаштылар.
    - Бүген ике тапкыр коймак пешердем, - ди Ольга Леонова, - мин аларны юка итеп, эченә күрәгә белән эремчек, кара уылдык салып ясыйм. Кунакларны да сыйлаячакмын.
    Татьяна Сармакова бәйрәмгә оныгы белән килгән.
    - Күңелле халык бәйрәме - Май чабу атнасын яратабыз. Барлык йолаларны үтибез - коймак пешерәбез, гафу сорыйбыз, - ди Татьяна Александровна.
    Күңел ачуда менделеевлылар гына түгел, «Аммоний» комплексын төзүче Кытай кунаклары да катнашты.
    Иң биектә Май чабу атнасының матур киендерелгән салам карачкысы тора. Аны яндыру йоласы кыш белән саубуллашуны аңлата.
    Бер-берсен бәйрәм белән котлап, менделеевлылар гафу сорадылар - Зур ураза алдыннан соңгы якшәмбедә шулай тиеш. Ураза 23 февральдә башланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: