Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • "Мин өч кенә сыйныф белем алдым"

    Рубриканы сугыш ветеранының толы Фәүзия Мөбарәкшовна Гатауллина дәвам итә. "72 ел элек мин беренче мәртәбә бу куркыныч "сугыш" сүзен ишеттем. Миңа ул вакытта биш яшь иде. Без Теләче районының Кече Нырсы авылында яшәдек. Гаиләдә биш бала үстек. Әтиемне фронтка алдылар, әнием бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхозда эшләде. Без яшәгән урында...

    Рубриканы сугыш ветеранының толы Фәүзия Мөбарәкшовна Гатауллина дәвам итә.
    "72 ел элек мин беренче мәртәбә бу куркыныч "сугыш" сүзен ишеттем. Миңа ул вакытта биш яшь иде. Без Теләче районының Кече Нырсы авылында яшәдек. Гаиләдә биш бала үстек. Әтиемне фронтка алдылар, әнием бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхозда эшләде. Без яшәгән урында хәрби хәрәкәтләр булмады. Кечкенә идем, ул кадәр авырлыкларны сизмәдем, әмма әниемнең төнлә елаганын ишетә һәм моңсу күзләрен генә күрә идем. Өлкән яшьтәге балаларга авырлык күбрәк төште. Мәктәпкә йөри башлагач, сизелерлек кыенлашты. Ул вакытта авылда хатын-кызлар, балалар һәм фронттан кайткан инвалидлар төп эшче көч булды.
    Без, мәктәп укучылары, колхозга булыша идек: печән чаптык, түтәлләр утадык. Өлкәннәрнең башка мәшәкатьләре күп булганлыктан, хуҗалыктагы эшләрнең авырлыгы безнең җилкәгә төште. Мин өч сыйныф кына тәмамлап өлгердем.
    Яшәве авыр, ачлык, ялангачлык. Җәй көне түзәргә була: урман байлыклары - җиләк-җимеш, гөмбә, үлән (кычыткан, меңъяфрак, кыргый суган) белән тукландык, ә кыш көне катлаулырак: бәрәңге кабыгыннан аш һәм бер кисәк ипи - бөтен ашаган әйбер шулар. Ничек кенә авыр чор булмасын, без уйнарга вакыт таба идек. Кышын тау шуабыз, җәй көннәре урман буйлап чабабыз. Аякта әниебез үргән чабата.
    Башка балалар кебек, сугышның тизрәк бетүе турында хыялландык. Әтием белән кабат күрешү, аны кочаклау һәм сыенып утыруны күз алдына китерә идем. Хыялым тормышка ашты - әтием инвалид булып кайтты, терсәктән бер кулын өздергән иде.
    Сугыш беткәч тә без эшләүне, колхозга булышуны дәвам иттек, хуҗалыкны аякка бастырырга кирәк иде. Эшче куллар җитмәде. Кул белән кукуруз чәчкәнне хәтерлим. Һәр гаиләгә бер гектар җирне эшкәртергә бирделәр. Шуны әйтәсе килә, безнең балачакны сугыш урлады.
    1956 елда вербовка белән Төмәнгә киттем, аннан Бөгелмәдә эшләдем. Казахстанда кияүгә чыктым, ирем Рафыйк сугыштан кайткан, совхозда бригадир булып эшләде. Иңгә-иң куеп яшәдек, бер-бер артлы балалар туды. 1989 елда Татарстанга кайттык. Кызганыч, ирем күптән вафат, ләкин аның турында хатирәләр биш баламның һәм 10 оныгымның күңелләрендә яши.
    Узган елда шатлыклы вакыйга булды - миңа тол буларак фатир алуга сертификат бирделәр, шуның өчен шәһәр администрациясенә бик рәхмәтлемен".
    Фәүзия ханымны тыңлыйм һәм, балачагы авыр булуга карамастан, усал һәм тупас күңеллегә әйләнмәгән, игътибарлы, игелекле, тыйнак булып калган дип уйлыйм. Дәһшәтле сугыш еллары күңелендә тирән эз калдырса да, аның рухын сындырмаган.
    Вәсилә Мортазина язып алды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: