Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин – Россия гражданины

Шәхесне раслаучы төп документ - Россия Федерациясе гражданины паспортын алган көнне тантаналы итеп үткәрү традициягә әйләнде. Узган атнада 14 яше тулган 20 егет һәм кыз шундый тантана геройлары булды. "Юность" район мәдәният йортында паспорт тапшыру чарасына укытучылар, әти-әниләр, шәһәр мәктәпләре укучылары җыелды. Тантаналы чараның почетлы кунагы - ТР Дәүләт Советы...

Шәхесне раслаучы төп документ - Россия Федерациясе гражданины паспортын алган көнне тантаналы итеп үткәрү традициягә әйләнде.
Узган атнада 14 яше тулган 20 егет һәм кыз шундый тантана геройлары булды.
"Юность" район мәдәният йортында паспорт тапшыру чарасына укытучылар, әти-әниләр, шәһәр мәктәпләре укучылары җыелды.
Тантаналы чараның почетлы кунагы - ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов балаларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Киләчәк буыннарга истәлек итеп калдырыр өчен бу вакыйганы район елъязмасына алтын хәрефләр белән язарга кирәк, - диде Рафил Габтрафыйкович, көн геройларын илнең лаеклы гражданнары булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Федераль миграция службасының район бүлеге начальнигы Елена Алиева белән берлектә Р.Ногуманов үсмерләргә Россия Федерациясе паспорты тапшырды.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Клавдия Смирнова бәйрәм чарасында катнашучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котлады. Яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп: "Паспорт - гражданин булып өлгергәнлек билгесе. Кече Ватанга, илебезгә тугрылыклы һәм ышанычлы шәхесләр булыгыз", - диде, аннан сәяси партиянең истәлекле адресларын тапшырды.
Бөек Ватан сугышы һәм педагогик эшчәнлек ветераны Хәсән Сәйфулин да балаларга теләк-фатихаләрен җиткерде. Менделеевск нотариаль округ нотариусы Марат Зарипов яшьләрне өлкән буын башлаган традицияләрне лаеклы дәвам итүчеләр булырга өндәде, форсаттан файдаланып, Россия Федерациясе законнары базасында билгеләнгән бурычларны үтәү өчен җаваплылык турында онытмауларын ассызыклады.
Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров алып барган җирле үзешчәннәр концерты чараны тагын да бизәде, бәйрәм төсмере өстәде.
Россиянең яшь гражданнары анты белән чарага нокта куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары вакыйга