Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин сайлауларга ни өчен барам

Илсөяр Гобәйдуллина, сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры: - Мин тотрыклылык телим. Эшмәкәр өчен һәм һәр кеше өчен дә иң мөһиме - тотрыклылык. Нинди дә булса тәртипсезлек, фетнә, чуалыш чыкканда иң элек сәүдә хезмәткәрләре зыян күрә. Бу беркемгә дә сер түгел. Украина, Казахстандагы революцияләр барышында без телевизор аша кибетләрне җимерү, талауларны күзәтеп тордык....

Илсөяр Гобәйдуллина, сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры:
- Мин тотрыклылык телим. Эшмәкәр өчен һәм һәр кеше өчен дә иң мөһиме - тотрыклылык. Нинди дә булса тәртипсезлек, фетнә, чуалыш чыкканда иң элек сәүдә хезмәткәрләре зыян күрә. Бу беркемгә дә сер түгел. Украина, Казахстандагы революцияләр барышында без телевизор аша кибетләрне җимерү, талауларны күзәтеп тордык.
Мондый афәт безгә килә күрмәсен инде, Аллаһ сакласын. Якты акыл кызган башларны сүрелдерсен һәм безнең уртак йортыбыз - Россиядә бәла-каза "ишек какмасын" иде. Тынычлык, иминлек, үзара аңлашу киләчәктә илебез, Татарстан һәм Менделеевск үсеше өчен һәркайсыбызның уңышлы эшчәнлегенә булышчы булсын. Шуның өчен мин сайлауга барам.
Владимир Трапезников, эчке эшләр министрлыгы ветераны:
- 4 мартта илебез язмышын хәл итәрлек вакыйга - президент сайлаулары булачак. Безнең буын кечкенәдән михнәтне җитәрлек татыды. Хәзер генә без тыныч һәм имин тормышта яши башладык. Азык-төлеккә талоннар, икмәккә һәм башка продуктларга чират тору артта калды. Һәр гаиләдә машина, үз көнкүрешен яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бар. Бу бигрәк тә яшь буын өчен бик мөһим.
Мин ышанам, район халкы президент сайлауларында актив катнашыр, киләчәктә дә илебез тотрыклылык һәм үсеш юлыннан атласын өчен тавыш бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сайлаулар