Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов: Җиңү бәйрәмендә ватандашлар каһарманлыгын горурлык белән искә алабыз

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

«Бөек Ватан сугышында күп милләтле халкыбызның немец фашистларын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм. Нәкъ 75 ел элек, 24 июньдә, Мәскәүдә маршал Жуков Кызыл Армия гаскәрләре парадын кабул итте. җиңелгән Германия флаглары мавзолей төбенә ташланды. Бүген ветераннар каһарманлыгына дан җырлап, бөтен илдә Җиңү парадлары уза», — дип мөрәҗәгать итте Президент.

Республика җитәкчесе парадка Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов чакырылганын, аның 1945 елда Мәскәүдәге парадта да катнашканын билгеләп узды. «Хөрмәтле ветераннар! Җиңүчеләр буынына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен зур рәхмәт, сезнең алда баш иябез. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык, чыдамлык, патриотизм үрнәге булачаксыз», — дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.

Рөстәм Миңнеханов балаларны да Ватанга тугрылык мисалында тәрбияләргә кирәклеген, тарихны күчереп язуның теләсә нинди омтылышларына чик кую тиешлеген ассызыклады. Илнең Баш Главнокомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона потенциалы, Россия Коралланган көчләре абруе артканын әйтте. «Җиңүче халык һәм аның фидакарь Армиясенә дан!» — диде Президент. Шуннан соң Татарстан Республикасы дәүләт гимны яңгырады.

Трансляция барышында Мәскәү белән тоташтыру булды. Россия Президенты Владимир Путин чыгышында Җиңүнең зур бәһасен искәртте. 75 ел элек килгән Җиңү ил язмышы өчен хәлиткеч булганын ассызыклады. Сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Россия гимны яңгырады.

Бу минутларда Казан гарнизоны хәрбиләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы училищелары курсантлары, көч структуралары һәм прокуратура вәкилләре марш белән атлый. Парадта барлыгы 1 мең хәрби хезмәткәр, 40 берәмлек хәрби техника катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X