Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз тавышын бирде

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүнең беренче көнендә сайлау участогында булды һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерде.

    Бу хакта «Татар-информ»га республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасындагы участокта тавыш бирде.

    «Президент Роспотребнадзор таләпләре буенча эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Аңа бинаны даими дезинфекцияләп тору, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы турында сөйләделәр. Ул барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте», — диде Лилия Галимова.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: