Минем кечкенә ишегалдым
Фомин урамындагы 21 нче йорт 25 еллыгын билгеләп үтте. Анда яшәүчеләр ишегалдына керү урынында барлык кешеләрне тәмле ризыклар, камыр ашлары, шул исәптән татарның традицион милли ризыгы - чәк-чәк белән сыйладылар. Дәртле музыка, төрле төстәге шарлар, рәсемнәр, балаларның шат тавышы кәефне күтәрде. - Бу кызыклы идеяне хуплап чыктык һәм кулдан килгәнчә...
Фомин урамындагы 21 нче йорт 25 еллыгын билгеләп үтте.
Анда яшәүчеләр ишегалдына керү урынында барлык кешеләрне тәмле ризыклар, камыр ашлары, шул исәптән татарның традицион милли ризыгы - чәк-чәк белән сыйладылар. Дәртле музыка, төрле төстәге шарлар, рәсемнәр, балаларның шат тавышы кәефне күтәрде.
- Бу кызыклы идеяне хуплап чыктык һәм кулдан килгәнчә ярдәм иттек, - ди "Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз Искаков.
Фанфара яңгыравы астында тантананы алып баручы Гөлгенә Шалаумова, концерт программасын ачар алдыннан, юбилей кичәсе белән тәңгәл килгән капиталь ремонтның тәмамлануы турында әйтеп үтте. Көчле алкышлар астында ремонт-төзелеш бригадасы составында армый-талмый эшләгән Дилүс Әхмәтовка, Валерий Федоровка, Юрий Разживинга, Шакировлар гаиләсенә йортта яшәүчеләр исеменнән рәхмәт белдерде. Балалар аларга сюрприз әзерләгәннәр: бераз дулкынланып, үзләре иҗат иткән шигырь юлларын укыдылар.
Район Советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте:
- Ремонт эшләренә 18 миллионга якын акча сарыф ителде. Кайнар һәм салкын су торбалары алыштырылды, йорт түбәсе, подъездлар ремонтланды. Яңартылган йортта юбилей үткәрү икеләтә күңелле. Бәйрәм ясау тәкъдиме белән безгә йорт комитеты рәисе мөрәҗәгать итте.
Хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Концерт программасын иҗади номерлар һәм күңелле викторина алыштырды, ишегалды тарихын яхшы белүчеләр дә табылды: беренче подъезд 12 ле саны астында икән, ә соңгысы - 11 ле.
Бәйрәмдә күрше йортларда яшәүчеләр дә катнашты. Тимофеевлар гаиләсе Фомин урамының 22 нче йортында яши. Кече кызлары Аринага батутта сикерү һәм тәмле ризыклар белән сыйлану ошады. Әнисе Александра Игоревна озакламый аларның йорты да яңарыр һәм шулай ук кунаклар кабул итәр дигән ышаныч белдерде.
Бәйрәм кичәсе "Төзүчеләргә рәхмәт" һәм "Ишегалдының хыялы" исемле рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 апрель 2021 - 19:35«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.2800
-
22 апрель 2021 - 16:07«Посёлок» ТИС территориясендә яшәүчеләр җиде төрле милли ризык турында сөйләделәр Икенче мәктәптә «Милли аш-су — халыклар дуслыгына ачкыч» исемле бәйрәм оештырылды.3600
-
22 апрель 2021 - 16:06Татар Кокшаны авылында сугыш кырында башларын салган якташларга һәйкәл куярга телиләр Халыкны кабул иткәндә шәһәрдәшебез район башлыгына шундый гозер белән мөрәҗәгать итте.3600
-
22 апрель 2021 - 15:15Балалар иҗат үзәгендә «Традицияләр һәм инновация ялганышында кулдан заманча тукучылык» өстәмә белем укытучылары өчен республика стажировкасы булды Аның төп максаты — станокларда туку традицияләрен саклау, аны ТРсы халыклары мәдәни мирасының бер өлеше буларак өйрәнү. Чарада Зәй, Яр Чаллы, Тукай, Алабуга, Әгерҗе һәм Ютазы районнары педагоглары катнашты.3600
-
22 апрель 2021 - 11:20Менделеевлылар һөнәри укый алалар Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт яклавы турында программа белән таныштырды.4000
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.7900
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.9400
-
22 апрель 2021 - 11:21Татарстанның икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Менделеевск районында булдыларДелегация җитештерү мәйданчыкларында булды, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты һәм алар белән аралашты.4600
-
22 апрель 2021 - 11:17Гадәттән тыш хәлләрдә яңа техника ярдәмгә киләчәк«Аммоний» АҖнең 79 нчы янгыннан коткару бүлегенә техника алынды.4400
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале узды С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.14100
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.12500
-
16 апрель 2021 - 10:55«Бармакларга гимнастика» «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Өмет яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләрдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен ай саен «Бармакларга гимнастика»» технологиясе буенча шөгыльләр үткәрәләр.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика